Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Гаилә династиясенә нигез салучылар

Алукаевлар гаиләсе

Равил Хәмзә улы 30 ел элек Яңа Чишмә РҮХ-нә эшкә килә. Ул Мордовиядә туып үсә һәм Мордовия Дәүләт медицина университетын тәмамлый. Башта терапевт булып эшли, инде күп еллар дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын башкара.
"Бик оста (профессионал), кеше хәленә керә белүчән, тыйнак, гади",- диләр доктор Алукаев турында пациентлары. "Ышанычлы, оста, спортны ярата", - диләр аның хакында дуслары һәм хезмәттәшләре. "Сөекле һәм кайгыртучан ир һәм әти кеше", - ди хатыны Алсу.
Алсу Фәрит кызы Казанда туган, шәһәр кызы, мәктәпне һәм медицина институтын да шунда тәмамлаган, ул юллама буенча 3 елга Яңа Чишмәгә килә. Педиатр булып эшли. Бер ел авыл тормышына күнегә һәм бу ыгы-зыгысыз, тыныч тормышны үз итә. Яңачишмәлеләр дә киң күңелле, эчкерсез табибәне үз итәләр. Равил белән Алсу гаилә корып җибәрәләр, ике ул үстерәләр. Олы уллары Рөстәм югары белем алып, хәзер Казанда яши. Айрат КДМУ ның дәвалау факультетында укый. Алукаевлар өч алтын медаль ияләре: әтиләре һәм мәктәптәге уңышлары өчен ике уллары да медаль алган. Алукаевлар гаиләсе укуга да, һөнәри вазыйфаларына һәм җәмәгать эшләренә бер дәрәҗәдә җаваплы карыйлар.
Фазлыевлар гаиләсе
Илгиз Габделфоат улы Әтнә районында дөньяга килә, КДМИ тәмамлап 1988 елны Яңа Чишмә РҮХ-нә табиб-хирург булып эшкә килә. Аңа дәвалау гына түгел, диагностика белән шөгыльләнү дә ошый. Менә 27 ел инде ул хирург (20 ел хирургия бүлеген җитәкли) һәм эндоскопист вазыйфасын башкара. 2014 елны "ТРның атказанган табибы" исеменә лаек була.
- Өч елга гына дип килгән идем, Казанда эшләү мөмкинлеге дә бар иде, язмыш үзенекен итте: 1990 елны районга яшь табибә-стоматолог Алсу килде һәм без бергәләп районда калырга ниятләдек, - дип сөйли Илгиз.
Алсу Рәшит кызы Нурлат районында туып үскән, КДМИ-да укып диплом алып һәм Яр Чаллы шәһәр больницасында бер ел интернатура үткәч, өч елга Яңа Чишмәгә килә.
- Миңа биредә бар нәрсә дә ошады, әйбәт кешеләре, эшне кеше хәленә керә белгән табиб Ришат Билалов һәм шәфкать туташы Татьяна Синявина янәшәсендә башладым, - дип сөйли Алсу.
- Менә инде күпме гомер шунда үтте - эшлибез, яшибез, ике кызыбыз үсеп җитте, әйбәт белем алдылар, - ди ул.
Фазлыевларның тату гаиләсе дә өч алтын медальгә лаек булган: мәктәп тәмамлаганда Ләйсән алтын медаль белән бүләкләнгән, хәзер ул Казанда стоматолог булып эшли. Икенче һәм өченче медаль Аделяныкы. Мәктәптә тырышып укыганга ул Татарстан һәм Рәсәй бүләгенә лаек булган. Хәзергесе вакытта ул КДМУ-ның "дәвалау эшләре" факультетында белем эсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев