Грипп һәм орз белән  авыраучылар күзәтелми
Сәламәтлек сагында

Грипп һәм орз белән авыраучылар күзәтелми

Районда грипп һәм ОРЗ белән авыраучылар саны арту күзәтелми, дип хәбәр итте РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов.

Көздән вакытында 3600 дән артык кешегә: укучыларга, укытучыларга, медикларга, балалар бакчаларында эшләүчеләргә, пенсионерларга һәм армиягә чакырылучы егетләргә прививкалар ясалды. Бу исә тиешле иммунитет эшләнеп чыгуга булышлык итте.
Хәзергесе вакытта ОРЗ белән авырау очраклары булгалый, ә грипп - юк, андый диагноз лаборатор тикшеренүләрдән соң гына куела.

Нет комментариев