Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Грипптан ничек сакланырга

Көннәр җылыту белән салкын тидереп авыраучылар (томау, борын тыгылу, йөткерү һ.б.) санының артуы күзәтелә башлады. Гриппның һәр төрендә дә симптомнар охшаш: тиз арада температура күтәрелү, туңып калтырау, хәлсезлек, баш авырту, мускуллар һәм буыннар сызлау, йөткерү, тамак авырту, томау һәм борын тыгылу.

2018 елда ОРВИ ның рәсми төстә 60 очрагы теркәлгән. Соңгы атнада авыраучылар санының артуы билгеләп үтелә. Тәҗрибәдән чыгып түбәндәгеләрне тәкъдим итәбез.
Грипптан ничек сакланырга:
- Температура күтәрелеп авырган кешеләр белән бәйләнешкә (контакт) кермәгез;
- Кулларны бик еш сабынлап юыгыз;
- Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз (вакытында йоклап, "сәламәт" ризык кулланып, физик активлык саклап);
- Авыру кешене башкалардан, әйләнә-тирәдәгеләрдән аерып, аерым бүлмәгә урнаштырыгыз;
- Авыруны караганда авыз һәм борыныгызны каплагыз. Бу максаттан маскалар (битлек) кулланыгыз.
- Авыру кеше белән контактта булганнан соң кулларыгызны сабынлап юыгыз;
- Авыру яткан бүлмәне һәрдаим җилләтегез;
- Бинаны чиста тотыгыз (юу чаралары кулланып).
Үзеңдә авыру билгеләре сизгәндә
нәрсә эшләргә?
- Өйдә генә торыгыз, эшкә, мәктәпкә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарга бармагыз;
- 2-29-93 яки 03 (район үзәге өчен) телефон номеры буенча өйгә медицина хезмәткәре чакырыгыз. Авыл торак пунктларында ФАП фельдшеры телефоны буенча чакыртырга;
- Ял итегез һәм сыеклыкны күпләп эчегез;
- Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган кулъяулык белән капларга, файдаланган кульяулыкны тиешенчә утильләштерегез;
- Кулларны бик еш сабынлап юыгыз, бигрәк тә йөткергәннән һәм төчкергәннән соң;
- Гаиләгезгә һәм дусларыгызга авыруыгыз турында хәбәр итегез һәм кешеләр белән контактка кермәскә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев