Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Грипптан ничек сакланырга

Роспотребнадзор хезмәте елның шушы чорына хас булган грипп һәм ОРВИ белән авыруларның эпидемия сезоны башлануы турында хәбәр итә.


2018 елда 125 очрак теркәлгән, шуларның 78е – 14 яшькәчә кадәрге балалар. 2019 елның гыйнварында ОРВИ авырулары теркәлмәгән. Грипп һәм ОРВИ авырулары февраль ахыры март башына көтелә.   
   Грипп һәм ОРВИ вируслары кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә һәм шактый зарарлы.  ОРВИ вакытында грипп этиологияләре булмаган очракта авыру акрынлап үсә, еш кына талчыгудан һәм томау төшү, коры ютәлдән башлана.
Грипп вакытында хәл кискен начарлана – тән температурасы күтәрелә, баш авырта, мускуллар һәм буыннар сызлый. Иң актив фаза чирнең 3-5 нче көненә туры килә, кеше 8-10 көндә савыга. Грипп белән авырганнан соң организм төрле инфекцияләрне бик тиз кабул итә, бу авыр, йогышлы өзлегүләргә китерә. ОРВИ һәм грипп авырулары аеруча кечкенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, хроник патологияләр һәм иммун системасы авырулары булган кешеләрдә авыр үтә. Грипптан саклануның иң яхшы юлы -  иммунизация.
   Чирне кисәтү өчен үз организмыңны ныгытырга һәм чыныктырырга кирәк. Тиешенчә  йоклагыз, хезмәт һәм ял режимын саклагыз, күбрәк саф һавада йөрегез. Организмны ныгытуга дөрес туклану да ярдәм итә. Рационга А, С, цинк һәм кальций витаминнары булган продуктларны: цитрус, киви, татлы борыч, сөт һәм әчетелгән сөт продуктлары, каты сырлар, пешкән балык, каймак, йөзем һ. б. кертегез.
Җәмәгать урыннарына баруны планлаштырганда үзегез белән медицина маскасы алыгыз: әгәр җәмәгать урынында төчкерсәләр һәм ютәлләсәләр, авызыгызны һәм борыныгызны әлеге маска яки кулъяулык белән каплагыз - бу инфекцияне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. "Аякларда" үткәрелгән теләсә кайсы вирус авыруы алга таба да күңелсез нәтиҗәләргә һәм өзлегүләргә китерергә мөмкин. Өстәвенә, авыру кеше тирә-юньдәгеләрне зарарлый. Шуңа күрә авыруның беренче билгеләре булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев