Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Халык сәламәтлеге сагында

Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә без райондагы сәламәтлек саклау учреждениесенең эшенә йомгак ясыйбыз һәм иң лаеклы медикларны хөрмәтлибез.

Елдан-ел табибларның артуы һәм алар белән бергә хезмәт күрсәтүләрнең киңәюе һәм чиратларның кимүе сөендерә, билгеле. 2013 елда "Земский врач" программасы кысаларында даими эшкә акушер-гинеколог (табиб), быел шул ук программа буенча табиб-терапевт кабул ителде. КДМА базасында табиб-белгечләр хәзерләү буенча эш дәвам итә. "Ак халатлы фәрештәләр" акциясе кысаларында медицина белгечлегенә җәлеп итү нисбәтеннән район мәктәпләрен тәмамлаучылар белән очрашу үткәрелде. Хәзер КДМА-дә максатчан программа буенча 9 студент белем эсти, 2013 елда тагын 4 кеше укырга керде, икесе - максатчан программа буенча. Быел КДМА-гә тагын бер урын бирелде.
Берүк вакытта матди-техник база да яхшыра бара. "ТР да башлангыч медик-санитар ярдәмне камилләштерү" программасы кысаларында Зирекле участок хастаханәсендә 5 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Ленино, Әдәмсә, Горшково, Чертуш, Яңа Иванаево, Н.П. Лебедка авылларында ФАПлар ремонтланды. Чаллы Башы һәм Рус Чабаксары авылларында модульле ФАП төзелде. Поликлиника, терапия бүлегенә агымдагы ремонт (өлешчә) ясалды. Җирле бюджеттан ремонт эшләренә 3 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Югары технологияле медицина ярдәме (ВМП) алуга юнәлдерелгән эш оештырылды. 2013 елда 244 кешегә шундый ярдәм күрсәтелде.
Бу бәйрәм көнендә без барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, игелек һәм түземлелек чишмәсе саекмасын дип, һәммәсенә сәламәтлек телибез.
Гомерләрен халык сәламәтлеген саклауга биргән хөрмәтле ветераннарыбызны да олылап котлыйсы килә. А.Ф. Кузнецова, Г.Г. Камалова, Т.А. Низамиева, Е.С. Холина, З.С. Быкова, М.А. Соловьева, Г.П. Козлова, К.А. Козлова, З.Х. Идиятуллина, Е.Ф. Бочарова, Л.М. Роднина, Г.В. Миронова һәм башкалар яшьләргә әйбәт остаз булдылар. Безнең күңелләрдә докторлар В.К. Гусев, Э.Б. Табакчи истәлеге әле озак еллар сакланыр. Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телисе килә.
Рәфис ВАФИН,
РҮХ поликлиникасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев