Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Хезмәтне саклауга “Әйе!“ диябез

Яңа Чишмә РҮХ өченче ел рәттән районның бюджет оешмалары арасында хезмәтне саклау буенча 1 урынны били. Монда хезмәтне саклау "галочка" өчен генә түгел, ә чын мәгънәсендә хезмәткәрнең мәнфәгатен яклаучы һәм аның теләсә нинди проблемасын хәл итә алырлык көч аркасында эшли. Бу - профсоюз оешмасы.

-Соңгы елларда без күп нәрсәгә ирештек, - дип сөйли профком рәисе, РҮХ-нең баш шәфкать туташы Любовь Маланчева. - Командировка, премияләр, эш сәгатеннән тыш һәм төнге вакытларда, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен түләү, кирәкле махсус киемнәр белән тәэмин итү. Элек болар юк иде. Әле тагын даими рәвештә медицина караулары, вакцинация, санаторий-курортларда дәвалануга юлламалар, бушлай теш ясату (протезлау), зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләргә сөт бирү. Хезмәтне саклау өчен барлык персоналны электр - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча укытулар алып барыла, эш урыннарына аттестация, барлык төр инструктажлар катгый график буенча.
Хезмәт кодексы һәм коллектив килешүләр нигезендә каралган бар нәрсәне медицина хезмәткәрләре ала. Профком коллектив килешү нигезендә эшли. Килешү өч елга РҮХ-нең профком һәм администрация вәкилләре тарафыннан төзелә. Анда хезмәткә түләү, ял итү вакыты, хезмәтне саклау, кадрлар хәзерләү, социаль ташламалар һәм гарантияләр, хезмәт бәхәсләрен һәм башка күп кенә мәсьәләләрне хәл итү, пунктлар буенча финанс чыгымнары, аерым алганда, хезмәтне саклау чыгымнары язып куелган. Любовь Алексеевна даими рәвештә сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең республика профсоюз комитетында курсларда укый һәм өйрәнгәннәрен тормышка ашырырга тырыша. Ул үзе дә КЗОТ-тагы яңалыкларны даими күзәтеп тора. Коллектив килешү һәрчак камилләшеп һәм тулыландырып торыла, бервакыт аны Татарстан медицина учреждениеләре арасында иң яхшыларның берсе дип таныдылар. Эш бик тә җентекле (гадәттән тыш төгәл), тик Любовь Алексеевнага ул авыр йөк түгел.
РҮХ администрациясе үзе дә хезмәткәрләренә һәрчак ярдәм кулы суза - коллектив килешү үтәлә. Аның кыйммәте шуннан гыйбарәт ки, ул РҮХ администрациясе белән генә түгел, ә район хакимияте белән дә берлектә төзелә, торак сатып алуда (булдыруда) булыша. Бу нигезләнгән: халык сәламәтлеге сагында торучы кешеләрнең хезмәтен саклау җитди һәм төгәл оештырылган булырга тиеш.
Профком КЗОТ-ның үтәлешен генә күзәтеп тормый, ә эштә үзенең "изюминкаларын" дә уйлап чыгара. РҮХ-дә матди ярдәм күрсәтү дә бар: тиешле еллар хезмәт иткән өчен пенсиягә китүче юбилярларга, туганы үлгән очракта (2 мең сум), янгын чыкканда, озак вакыт дәвалану алучы хезмәткәргә - 1 мең сум һәм шуңа өстәп РҮХ администрациясеннән 5 мең сум бирелә. РҮХ-дәге яшь белгечләр өчен торак белән дә проблема юк (район хакимияте булышлыгында). "Изюминкаларның" берсе булып, 15 елдан артык эшләгән медицина хезмәткәрләренә - пенсионерларга поликлиникада чиратсыз хезмәт күрсәтү һәм бушлай медицина тикшерүе үтү өчен медицина хезмәткәре таныклыгы бирү тора. РҮХ хезмәткәрләренә бассейнга, "Олимп" УСЗ-га бушлай йөрүгә акча бүлеп бирелә. Фельдшерларга ярдәм итү йөзеннән профком ФАП-ларда санитарка штатын саклап калуны башкара алган, башка районнарда бу вазыйфа күптән кыскартылган.
Профкомда юбилей даталары уңаеннан бәйрәм тантаналары оештырыла. Болар: Медицина хезмәткәрләре көне, һөнәри осталык конкурслары, медицина хезмәткәрләренең район һәм зона спартакиадаларында катнашулары.
Любовь Алексеевна РҮХ профкомы белән 15 ел җитәкчелек итә. Хезмәттәшләре аңа ышаналар, ул эшләгән дәвердә РҮХ һәм ФАП хезмәткәрләренең барысы да профсоюзга кергән. Аның инициативасы һәм энергиясе аркасында профсоюз көчле тармакка әверелгән. Ихтыяҗ туган очракта, аның җитәкчелегендә хезмәттәшләре һәрвакыт ышанычлы ярдәмче һәм союздаш табалар. Ул хәтта тормыштагы көндәлек проблемаларны да хәл итә: кемгәдер шәһәргә барырга машина кирәк, кемгәдер тулай торактан урын эзләргә, балалар бакчасына баланы урнаштырырга яисә РҮХ автобусы белән (балаларны мәктәпкә әзерләү өчен) шәһәргә баруны оештыру һ.б. Кыскасы, профком һәрчак кирәк. Хезмәттәшләре әйтүенчә, Любовь Алексеевнага һәрчак ышанырга, үз проблемаларың белән уртаклашырга була: ул эшнең асылына төшенеп, һәрчак төпле фикерен әйтә белә.
Күргәнебезчә, профком рәисенең эше җиңелләрдән түгел.
-Авыр, әлбәттә, җаваплылык зур, - ди Любовь Алексеевна. -Әмма үз хезмәтеннән канәгать булган, аларның хокуклары яклануга, хезмәтләрен бәяли белүләренә ышанган кешеләрне күрү күңелле. Профсоюзның көчле булуына реаль ярдәм алгач кына ышана башлыйсың. Күп нәрсәләр эшләнде, тик әле эшлисе эшләр дә байтак.
Профсоюз оешмасының төп байлыгы - үз эшенә битараф булмаган, тату, эшчән коллектив булуда, дип исәпли Любовь Алексеевна:
-Бездә һәркем һәр кеше өчен борчыла. Профком коллективны туплаган икән, аңа хәзер теләсә кайсы һөнәри бурычны хәл итү кыен түгел дигән сүз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев