Сәламәтлек сагында
Күңелең яшь булсын...
Пенсиягә чыгу белән кешенең физик активлыгы кими, шуңа да җиңел физик йөкләнеш һәм саф һавада йөрү бик тә кирәкле нәрсә. Бакташ авылында яшәүче хатын-кызлар бүгенге көндә бик популяр булган скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә хәл иткәннәр, - дип хәбәр итте редакциягә Әдәмсә авыл китапханәсе методисты Светлана Борисова.
- Авылда барлыгы 33 кеше яши. Шулардан иң активлары һәр көнне, теләсә нинди һава шартларында иртәнге сәгать 6 да мавыктыргыч йөреп кайту белән шөгыльләнә. Анда катнашучылар өчен скандинавия йөреше аралашу, көн саен үткәрелә торган спорт зарядкасы гына түгел, дәвалау физкультурасы да булып тора. Шушы йөреш аркасында алар үзләрен яхшы формада тоталар, шат күңеллеләр, төз, матур итеп йөриләр - сокланып карап торырлык. Скандинавия йөрешен яратучыларның авырмауларын, картаймауларын, беркайчан да боегып утырмауларын телибез, гомумән һәрвакыт шулай матур булып калсыннар, иң мөһиме, күңелләре яшь булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев