Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы бәйрәм көнендә без үзебезнең эшләргә йомгак ясыйбыз. Иң лаеклы медикларны хөрмәтлибез.
Районда сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасының ел саен ныгый баруы сөендерә. "ТР да башлангыч медик-санитария ярдәмен камилләштерү" программасын тормышка ашыру кысаларында Өргәнчә, Сөлчәбаш авылларында ФАП-ларга ремонт...
Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы бәйрәм көнендә без үзебезнең эшләргә йомгак ясыйбыз. Иң лаеклы медикларны хөрмәтлибез.
Районда сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасының ел саен ныгый баруы сөендерә. "ТР да башлангыч медик-санитария ярдәмен камилләштерү" программасын тормышка ашыру кысаларында Өргәнчә, Сөлчәбаш авылларында ФАП-ларга ремонт ясалды. Шахмай, Петропавел Бистәсендә модульле ФАП-лар төзелде, Зирекле участок хастаханәсенә 1 млн. 80 мең сумлык медицина җиһазлары бүлеп бирелде. Аннан кала, район бюджетыннан 1 млн.сумга төзелгән ФАП-лар территориясе төзекләндерелде һәм РҮХ поликлиникасына агымдагы ремонт ясалды. Республика бюджетыннан бирелгән 1 млн.776 мең сум акчага лифт монтажланып, файдалануга тапшырылды. "Кулай мохит" программасы кысаларында 3 млн.300 мең сумлык ремонт-төзелеш эшләре үткәрелде, РҮХ дә 500 мең сумлык (үз акчабызга) суүткәргеч магистраль торбалар алыштырылды.
Медицина техникасы да яңартылды, бу максатларга район хакимияте 1 млн.450 мең сум акча бүлеп бирде.
Ел саен без мохтаҗ авыруларга югары технологияле медицина ярдәме алуга юллама бирәбез. 2014 елда 238 кеше шундый ярдәм алды. Узган ел аерым категория өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга һәм тәрбиячесез калган балаларга һәм ятим балаларга диспансерлаштыру үткәрелде. Аның нәтиҗәсендә 200 дән артык башлангыч авыру, шул исәптән 6 яман шеш авыруы ачыкланды. В һәм С гепатиты, грипп, БСЖ, коклюш, дифтериягә каршы вакциналар ясалды.
Табиб кадрлар белән тәэмин ителеш тә яхшырды. "Земский доктор" программасы кысаларында даими эшкә 2 табиб-терапевт кабул ителде. "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында ай саен гомумпрактика табибларына, участок педиатрларына һәм шәфкать туташларына түләүләр башкарыла.
КДМУ базасында табиб-белгечләр хәзерләү буенча эш дәвам иттерелә. Мәктәп тәмамлаучыларны медицина белгечлегенә җәлеп итү максатында район мәктәпләрен тәмамлаучылар белән "Ак халатлы фәрештәләр" акциясе кысаларында очрашу үткәрелде. Хәзергесе вакытта КДМУ-да максатчан юллама белән җибәрелгән 9 студент белем эсти, шуның икесе узган елда укырга керде.
Шушы бәйрәм көнендә үз гомерләрен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган кадерле ветераннарыбызны искә алып, котлап китми мөмкин түгел, алар яшь хезмәттәшләренә дә әйбәт остазлар булдылар. Озак еллар баш табиб булып эшләгән И.Н. Дзугаева, докторлар В.К. Гусев, Э.Б. Табакчилар безнең күңелләрдә онытылмаслык хатирәләр калдырды.
Шушы бәйрәм көнендә без барлык медикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, игелек һәм түземлелек чишмәсенең саекмавын телибез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, уңышлар телибез.
Ришат БИЛАЛОВ,
Яңа Чишмә РҮХ баш табибы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев