Шимбә көнне, 6 февральдә, Яңа Чишмә РҮХ-дә районның өлкән сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне булып үтте.
Анда медицина хезмәткәре булырга теләгән 20 дән артык укучы катнашты. Өстәвенә, РҮХ баш табибы Ришат Билалов әйтүенчә, ВУЗ-ларга укырга җибәрүдә өстенлек егетләргә бирелә икән, чөнки кызлар 5-6 ел эчендә кияүгә чыгалар һәм башка...
Шимбә көнне, 6 февральдә, Яңа Чишмә РҮХ-дә районның өлкән сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне булып үтте.
Анда медицина хезмәткәре булырга теләгән 20 дән артык укучы катнашты. Өстәвенә, РҮХ баш табибы Ришат Билалов әйтүенчә, ВУЗ-ларга укырга җибәрүдә өстенлек егетләргә бирелә икән, чөнки кызлар 5-6 ел эчендә кияүгә чыгалар һәм башка районнарда калалар, ә егетләр исә үзләренә әйләнеп кайталар.
Әмма, ничек кенә булмасын, бу чарада кызлар күбрәк иде. Әлбәттә, барысы да табиб булмас, күпчелеге шәфкать туташы һәм ФАП фельдшеры һөнәрен сайлаган. Тегеләре дә, болары да районга инде хәзер үк кирәк.
Яңа Чишмә гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Айрат табиб булырга тели һәм ул моның өчен Казан медицина университетына укырга керергә хәзерләнә.
Университетның профком рәисе профессор Виктор Вәлиуллин булачак абитуриентлар белән очрашуга килгән һәм әлеге уку йорты турында сөйләде. Күпләрнең хыялы булган бу университетта уку теләк булганда хыялга да ашачак, әлбәттә. Ә менә Чистай медицина колледжы турында Яңа Чишмәдән студент кыз Миләүшә Әбүнәгыймова сөйләде. Участок табибы Айсылу Якупова РҮХ коллективының аны, яшь табибәне ничек каршылаулары, эшләп китәргә булышулары турында уртаклашты.
РҮХ поликлиникасы буенча экскурсия үткәрүче РҮХ-нең өлкән шәфкать туташы Любовь Маланчева быел медицина хезмәткәре булырга теләүчеләрнең шактый күп булуын билгеләп үтте, димәк, әлеге һөнәрнең дәрәҗәсе кимеми дигән сүз.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев