Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Медицина хезмәткәрләренә алдан иминият пенсиясе

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Пенсия фондының район бүлеге начальнигы Ольга Попкова медикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм медицина хезмәткәрләренең пенсиягә чыгулары турында күп санлы сорауларга аңлатмалар бирде.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләренә картлык буенча алдан иминият пенсиясе авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда эшләүчеләрнең 25ел, шәһәрләрдә, шәһәр тибындагы поселокларда яки шәһәр җирендә генә эшләүчеләрнең 30 елдан да ким булмаган медицина стажы булганда билгеләнә.
1999 елның 1 ноябреннән башлап сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина эшчәнлеге буенча эш чоры хезмәт хакы ставкасы (вазыйфаи оклад) үтәлгән шартта эш стажына исәпләнә.
Авыл җирлегендә (шәһәр тибындагы поселокта һәм катнаш хезмәт күрсәтелүче шәһәрдә) сәламәтлек саклау учреждениесендә медицина эшчәнлеге башкарган кешеләрнең эшләгән 1 елы 30 еллык тиешле еллар өчен эшләгәнгә 1 ел да 3 ай исәбеннән языла. Әгәр дә эш авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселоктагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә башкарылган булса, 25 ел тиешле еллар хезмәт иткән өчен ташламалы исәпләү (1 ел эшләгән өчен 1 ел да 3 ай) авыл җирлегендә яисә шәһәр тибындагы поселокта эшләгән өчен 1999 елның 1 ноябренә чаклы гына исәпләнеләчәк.
Йөклелек һәм бала табу буенча ял (бала тапканчы һәм баланы тапканнан соң бирелә торган отпуск) хезмәт пенсиясен алдан билгеләүгә хокук бирүче махсус стажга кертелә.
1992 елның 6 октябренә кадәр бала карау буенча отпуск хезмәт пенсиясен алдан билгеләүгә хокук бирә торган махсус стажга кертелә (1:1 календар көн), ә күрсәтелгән датадан соң - кертелми.
Административ һәм укыган өчен алынган яллар (отпуск) алдан пенсия белән тәэмин итүгә хокук бирә торган махсус стажга кертелми.
Квалификацияне күтәрү курслары алдан пенсия белән тәэмин итүгә хокук бирә торган махсус стажга кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев