Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Мин табиб булыр идем...

Үзеңнең булачак һөнәреңне, аны дәрәҗәле эш буларак кына якын итеп түгел, ә һәр яктан уйлап сайлый белергә кирәк. Үз пациентына якын кешесе итеп караган, аларның хәленә кереп, мәхәббәтен, җылысын һәм игътибарын бирә алган кеше генә чын табиб була ала.

Бу турыда медицина университеты студентлары һәм район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән Яңа Чишмә РҮХ дә очрашуда табибә Наталья Роменская һәм медицина хезмәткәрләре профкомы рәисе Любовь Маланчевалар җиткергән.
Медицина хезмәткәре һөнәре турында тәҗрибәле табиблар: Алсу Алукаева, Хусейн Рәхимовлар сөйләгән: "Яхшы хирург, терапевт, невропатолог, шәфкать туташы булыр өчен яхшы уку гына түгел, ә үз эшеңне яратырга һәм белемеңне даими яңартып торырга кирәк: фән бер урында гына тормый һәм без аның белән бергә атларга тиеш. Без кешеләр белән генә түгел, ә авыру пациентлар белән эшләвебезне онытырга тиеш түгел".
Поликлиника һәм стационар буйлап экскурсия барышында кунакларга яңа җиһазлар күрсәтелгән. Аннан соң актлар залында РҮХ-нең баш табибы Рәфис Вафин белән очрашканнар. Ул әлеге учреждениенең һәм авыллардагы ФАП-ларның эш шартлары, дәүләт тарафыннан яшь белгечләргә бирелә торган өстенлекләр турында сөйләгән.
Чистай медучилищесы студентлары презентация белән чыгыш ясаганнар, медуниверситет студенткасы үзенең чыгышын институт тарихына багышлаган, алар студент тормышы турында сөйләгәннәр.
- Хәзергесе вакытта медицина уку йортларында 18 яңачишмәле белем ала, - диде Любовь Маланчева, - алар безнең булачак коллегалар, табиб булырга теләүчеләрнең елдан-ел арта баруы сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев