Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Рамилә Рамазанова:“Туберкулез - үлемгә китерә торган, мәкерле инфекция ул“

2018 елда Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне "Туберкулездан азат булган дөнья өчен лидерлар таләп ителә. Тарихка үз өлешеңне керт. Туберкулезны туктат" дип аталган девиз астында үтә.

Районда һәм гомумән илдә туберкулез буенча хәлләр торышы турында Яңа Чишмә РҮХ табиб - фтизиатры Рамилә Рамазанова сөйли:
- Бүгенгесе көндә, Татарстан Республикасында Роспотребнадзор Идарәсе мәгълүматлары буенча, туберкулез буенча эпидемиологик торыш начар кала бирә. Ел саен дөньяда 9 млн. кеше, РФ-да 90 меңгә якын, ТР-да 1300 гә якын кеше кабат туберкулез белән авырый.
Безнең районда да туберкулез буенча хәлләр уңышсыз кала бирә. 2017 елда туберкулезның 4 очрагы ачыкланды. Авыруның барлык очраклары да флюорография юлы белән ачыкланды, ягъни кешеләр үзләренең авырый башлаулары турында уйламаганнар (шикләнмәгәннәр) дә. Болардан тыш, ирекләреннән мәхрүм ителгән җирдән ике кеше авыруның актив формалары белән кайтты. 2017 ел дәвамында биш кеше туберкулездан дәваланды һәм исәптән төшерелде. Әмма, кызганычка каршы, авыруны үзвакытында ачыклауга да карамастан, кайбер авыру кешеләр дәвалау буенча фтизиатр рекомендацияләренә әһәмият бирмиләр. 2017 елда туберкулезның актив формасыннан үлүнең бер очрагы теркәлде. Пациент 2005 елдан бирле авырый иде. Химиотерапия мөмкинлекләре тәмамланган, ә туберкулез процессының киң таралган булуы аркасында оператив дәвалау мөмкин булмый.
Татарстан Республикасы буенча 2017 елда туберкулездан 153 авыру үлгән. Хәзергесе вакытта туберкулезның актив формасы белән 10 кеше исәптә тора, шул исәптә 6 авыру ачык формадагы туберкулез белән. Ә республика буенча туберкулез белән авыраучылар саны 2675, шуның 1107 се ачык форма белән (микобактерияләр бүленеп чыга).
Сез: "Бу саннар безгә нигә? - диярсез. Бу Сез профилактик чараларга тагын бер кат игътибар итсен өчен. Күргәнегезчә, туберкулез бар, һәм ул безнең арада. Үзеңә һәм үзеңнең якыннарыңа без "сәламәт сулыш алуга" гарантия бирә алмыйбыз. Бүгенгесе көндә флюорографик тикшеренү һәм туберкулинодиагностика туберкулезны иртә ачыклауда (диагностикалау) иң киң таралган һәм һәркем үтә алырлык юл булып тора. Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев