Сәламәтлек саклау мәсьәләләре карап тикшерелде
24 гыйнвар көнне РҮХ-нең актлар залында район башлыгы Вячеслав Козлов район хастаханәсе коллективы белән очрашты. 2012 елдагы коллективның эше турында традицион очрашуда РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов хисап тотты. Гомумән, ел нәтиҗәле булды, ди Ришат Нуретдин улы. Кабул итү - диагностика бүлеге бинасына капиталь ремонт ясалган, автотранспорт подъезды өчен пандус...
24 гыйнвар көнне РҮХ-нең актлар залында район башлыгы Вячеслав Козлов район хастаханәсе коллективы белән очрашты. 2012 елдагы коллективның эше турында традицион очрашуда РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов хисап тотты.
Гомумән, ел нәтиҗәле булды, ди Ришат Нуретдин улы. Кабул итү - диагностика бүлеге бинасына капиталь ремонт ясалган, автотранспорт подъезды өчен пандус төзелде, җылыту системасы ремонтланган. Шулай ук район торак пунктларындагы 9 ФАП-ка ремонт ясалган, модульле бер ФАП төзелгән. "Кулай мохит" программасын тормышка ашыру кысаларында поликлиникага керү юлында инвалидлар өчен тоткалы пандус төзелгән. Медицина ярдәме алуны яхшырту максатыннан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 43 компьютер, алдан язылу өчен терминал, ПДО өчен җиһаз, "Ашыгыч ярдәм" автомашинасы бүлеп бирелгән. Шулай ук район башлыгы юлламасы буенча лифт һәм УЗИ-аппараты өчен кардиаль датчик сатып алуга 2670000 сум акча бүлеп бирелгән. Үткән елда районда 29 табиб һәм 129 шәфкать туташы эшләгән. "Земство табибы" программасы кысаларында табиб-терапевт, балалар хирургы, стоматолог кабул ителгән. Яшь белгеч - табиб-рентгенолог эшли, КДМУ-да контракт системасы буенча җибәрелгән 9 студент укый.
Гражданнарны ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итү өзлексез башкарылган. Әмма районда демографик торыш борчу тудыра. Туучылар күрсәткече зур булмаса да, бераз арту күзәтелә, тик үлүчеләр саны югары кала бирә.
Ришат Билаловка хезмәттәшләре өстәмә эш сәгатьләре өчен түләү, эш атнасын кыскарту (шимбә көнен ял көне ясау) мәсьәләләре буенча сораулар бирделәр. Моңа җавап бер иде: - Юк! Без халыкка үз шартларыбызны куймаячакбыз. РҮХ-нең профсоюз рәисе Любовь Маланчева да аның белән килеште. - Моннан тыш, дип билгеләп үтте РҮХ баш табибы, - поликлиника тиздән ике сменалы эшкә күчәчәк (табибка эштән соң да килү мөмкин булсын өчен).
- Кеше өчен иң кадерлесе - ул аның сәламәтлеге, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышы башында. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә булган кимчелекләрнең берсе - мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларны сәламәтләндерү буенча башкарылган эшнең йомшак булуын атап үтте. Балаларда сколиоз, яссы табанлылык, күрүчәнлек бозылу кебек авыруларда без үзебез гаепле, диде. Аннан соң ул районда эшләнгән эшләр турында коллектив алдында кыскача гына отчет тотты, сораулар бирүне, борчыган хәлләр турында сөйләшүне үтенде.
РҮХ табибы Софья Садий хастаханәгә таба ясалган пандусның кыен (тайгак) булуын әйтеп үтте.
-Чыннан да, - дип килеште Вячеслав Михайлович, - әгәр дә халык өчен җайсыз (уңайсыз) икән, әлеге объектка зур чыгымнар сарыф итү нигә кирәк булган, моны төзәтергә кирәк.
Шәфкать туташы Әнисә Колесникова Шушма елгасы аркылы асылмалы күпер буйлап йөрүнең куркыныч булуы, Светлана Завалишина исә нефтьчеләрнең "зур йөк автомашиналары" өчен тукталу урыны өйләренә бик якын урнашкан булуы хакында җиткерде. Табиб Максим Конанеров тыкрыкларның кайчан чистартылуы турында сорады, шулай ук "Интернетка" тоташуда килеп туган проблемалар хакында сөйләде. Табибә Фәридә Сабирова Яңа Чишмәдә сүтелә торган йорт урынына тагын бер гараж төземәүләрен үтенде, чөнки балаларга уйнар өчен урын булмаячак, ди.
Очрашуда шушы мәсьәләләр буенча җаваплы оешма вәкилләре (ТКХ, КПП, ТМШ), шулай ук Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе дә катнашты. Атап үтелгән проблемаларны бетерү буенча эшләр эшләнер, дигән өметтә каласы килә.
РҮХ коллективы яшьләр өчен генә түгел, башкалар өчен дә мөһим булган ике объект-спорт комплексы һәм бассейн төзүләре өчен район башлыгына рәхмәт белдерделәр, бу объектлар күңел ачу үзәкләре буларак кына түгел, ә халыкның сәламәтлеген саклау өчен дә хезмәт итәчәк.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев