Ташламамы, әллә акчалата компенсацияме?
1 октябрьдә федераль ташламаларга ия булучыларны ташламаларга кайтару чоры төгәлләнә. 2012 елда федераль ташламаларга ия 44 кеше ташламалардан яңадан файдалана башлады, 25 кеше алардан баш тартты, 3 кеше гаризаны гамәлдән чыгарды (ягъни башта ташламалардан баш тарттылар, аннан, ни эшләгәннәрен аңлап, ташламаларга кире кайттылар). Ташламалардан файдалануны яңадан башлап җибәрү чорында ташламаларга...
1 октябрьдә федераль ташламаларга ия булучыларны ташламаларга кайтару чоры төгәлләнә.
2012 елда федераль ташламаларга ия 44 кеше ташламалардан яңадан файдалана башлады, 25 кеше алардан баш тартты, 3 кеше гаризаны гамәлдән чыгарды (ягъни башта ташламалардан баш тарттылар, аннан, ни эшләгәннәрен аңлап, ташламаларга кире кайттылар). Ташламалардан файдалануны яңадан башлап җибәрү чорында ташламаларга ия булучыларга, бигрәк тә авырулары катлаулану ихтималы зур булган шикәр авыруы, бронхиаль астма, эпилепсия авыруларыннан интегүчеләргә ташламалардан файдалануны сайлау кирәклеге турында актив эш алып барылды. Федераль дәрәҗәдәге ташламаларга ия булучыларга аңлату эшләре алып баруда кампания нәтиҗәләре буенча безнең районда 1035 кеше ташламалардан баш тарткан, ягъни 65,2 процент тәшкил итә дигән сүз, Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 71,7 процент.
Аңлату эшләре алып барган чорда һәм халык белән очрашкан вакытта ташламаларга ия гражданнарны дару белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар бирелде. Иң мөһим мәсьәлә - даруханәдә кирәкле дару булмау. 2012 елның 9 аенда федераль ташламаларга ия булган 487 кешегә 7899 рецепт буенча 3539800 сумлык дару бирелгән, ягъни ташламага ия бер кешегә уртача 7268,58 сум дигән сүз. Региональ ташламага ия 168 кешегә 1374 рецепт буенча 948 мең сумлык дару җибәрелгән. Хатын-кызларга йөклелек чорында 188 рецепт буенча 46,9 мең сумлык дару яздырып бирелгән. Аерым төркемгә күп чыгымнар таләп итә торган авырулар белән интегүче авырулар керә, андыйлар районда 8 кеше. 80 рецепт буенча 3440100 сумлык дару җибәрелгән, ягъни ташламага ия булучы бер кешегә уртача 430 мең 12 сум күләмендәге дару язып бирелгән. Ташламаларга ия булучы барлык категория кешеләренә 9 ай эчендә 7974800 сумлык дару язылган. Әйтергә кирәк, Яңа Чишмә районында ташламага ия булучылар дару препаратлары белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән.
Рафис ВАФИН,
РҮХнең баш табиб урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев