Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә дуңгызларда африка чумасына (ДАЧ) бәйле мәсьәлә республикада дуңгыз асраучы хуҗалар өчен актуальләшә бара. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның июль башында бу авырудан үлгән 46 дуңгыз Түбән Новгород өлкәсендә ачыкланган. Ә узган атна башыннан куркыныч вирус Ульян өлкәсендә дуңгызларда теркәлгән.
«Бу чыганаклар Татарстанның Чүпрәле районыннан нибары 120-140 километр ераклыкта гына», - дип искәртте министр.
«Бу төбәкләрдә тиешле хезмәтләр инфекциянең таралуына юл куймау буенча чаралар уздыруга карамастан, халык һәм аучылар белән саклану чаралары турындагы барлык мәсьәләләрне дә каравыгызны сорыйм», - диде Марат Әхмәтов, ТР муниципалитетлары һәм тиешле ведомстволар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Министр урыннарда хакимият органнарын төбәк территориясендә ДАЧ таралу куркынычы турында халыкны кисәтергә чакырды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, дуңгызларда африка чумасы вәзгыятен исәпкә алып, күрше ике төбәктә дуңгызларның барлык хуҗаларына да урман массивларына баруны чикләргә кирәк. «Чөнки үлән, җиләк — җимеш, гөмбә аша африка чумасы рәвешендә бу бәла йорт хуҗалыгына эләгергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Нет комментариев