Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Ураза һәм сәламәтлек

15  майда изге Рамазан ае  башланып, ул 14 июньгә чаклы дәвам итәчәк. Бу вакыт барлык дин тотучылар  да уразада була. Ризыктан тыелып тору нинди авыруларның көчәюенә китерергә мөмкин һәм сәламәтлегеңә зыян салмас өчен  уразаны ничек тотарга соң?


Белгечләр авыру кешеләргә ризыктан  тыелырга  кушмый, бигрәк тә  йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә -  бу ел дәвамында инфаркт миокарды, шунтирование, стентирование кичерүчеләр, гипертоник, авыр  дәрәҗәдә йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмаган кешеләр. Моннан  тыш, табиблар ашказаны-эчәк авырулы (көчәйгән стадиядә) кешеләргә дә ураза тотмаска куша. Хроник  стадиядә  булганда ураза тотар алдыннан табибта  тикшерү  узарга кирәк.  Әгәр дә  табиб дару препаратлары билгели икән, аларны кабул  итүне өзмәү хәерле.
Шуны да истән  чыгармаска, тир белән бергә бик зур күләмдә су һәм микроэлементлар  да юкка чыга, ул  су-электролит балансын бозуга, кан куеруга, кислород   җитешмәүгә китерә.  16  сәгать дәвамында су режимын (ягъни  тәүлегенә 2 литр чиста су) үтәмәү бәла-казалы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Сәламәтлекне  саклау  өчен кардиологлар ураза тотканда артык ашаудан тыелырга куша. Суны төп кабул итү ашаганчы булырга  тиеш. Кич белән 2 стакан су, ә  таң атар алдыннан – 350 мл. Таңнан кояш  батканчыга кадәр су эчәргә ярамый дию кояш  баткач аны гел эчәргә дигән  сүз түгел, һәрнәрсәдә чама кирәк.  
Иртәне  әче сөт ризыкларыннан башларга кирәк. Монда әче ризыкны, тәм-томны, тозлы әйберләрне кулланмаска, болар барысы да организмдагы сыеклык җитешмәвен тулыландыруга комачаулаячак кына. Кулланыласы сыеклык турында әйткәндә, бу һичшиксез су булырга тиеш, ә чәй, кофе, сок, газлы эчемлекләр түгел. Кояш  баткач  ашауны яшелчә, җиләк-җимешләрдән, хөрмәдән башлагыз. Ит һәм балык (мөмкин  кадәр  майсыз булсын), әче сөт ризыклары ашагыз һәм су дефицитын тулыландырырга тырышыгыз. Өстәмә рәвештә минераллар белән витаминлы комплекслар кабул итегез.
Эссе  көннәрдә физик йөкләнештән сакланыгыз (спорт залларына, фитнеска, мунчага, саунага йөрмәгез, бакчадагы эшләрне  дә бераз чикләгез), чын тукымадан тегелгән ачык төстәге  киемнәр киеп йөрегез, кояшта яланбаш йөрмәгез.
Рафис Вафин, 
РҮХ баш табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев