Йөрәктән йөрәккә - 2018
Узган атнада Яңа Чишмә РМЙ да медицина хезмәткәрләренең беренче район фестивале булып узды.
Котлаулар, искә төшерүләр, теләкләр һәм, әлбәттә инде, иң-иңнәрен бүләкләү һәм сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарын хөрмәтләү ике сәгать тирәсе дәвам итте.Фестивальнең тантаналы өлеше РМЙ артистлары, БСМ укучылары һәм педагоглары һәм тантана сәбәпчеләренең үз чыгышлары белән үрелеп барды.
Бәйрәмгә педиатрия факультеты деканы, медицина фәннәре докторы, профессор Иван Клюшкин һәм “Казанский медик“ газетасы баш мөхәррире, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча КДМУ ректоры ярдәмчесе Любовь Уманскаялар килгән иде.
Сәхнә түреннән район башлыгы Вячеслав Козлов барысын да бәйрәм белән котлап, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең районның иң актив кешеләре булуын билгеләп үтте. Рус Чабаксары ФАП мөдире Татьяна Ерашовага һәм РҮХ шәфкать туташы Светлана Шумковага район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды, соңгысы 10 мең сум күләмендә район башлыгы грантын да алды. Вячеслав Козлов кулыннан шундый ук грантларны Зирекле хастаханәсе табибы Фәридә Сабирова, РҮХ шәфкать туташы Любовь Урядникова, Зирекле хастаханәсе фельдшеры Марьяна Әхтәмова, Петропавел ФАП мөдире Валентина Быковалар да алды.
РҮХ баш табибы Рафис Вафин Чуаш Чабаксары ФАП мөдире Любовь Гусляровага РФ сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатын тапшырды. Район сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Тамара Бурова, Валентина Быкова, Марьяна Әхтәмова, Любовь Урядникова, Наталья Рубан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Хөсәен Рәхимов, Алсинә Гайфетдинова, Юлия Строганова, Наталья Белоглазова ТР Сәламәтлек саклау министры Рәхмәтен алдылар.
Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, озак еллар РҮХ белән җитәкчелек иткән Ришат Билалов хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады. Аны озакка сузылган көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ришат Нуретдин улы да буш кул белән килмәгән, хезмәттәшләре өчен грант гамәлгә керткән. Намуслылык һәм һөнәренә чын күңелдән бирелгәнлек-тугрылык өчен табиб Алексей Шишкинга һәм Красный Октябрь ФАП мөдире Мария Поляковага ул конвертлар тапшырды. Ә “Ашыгыч ярдәм“ бүлегенә Ришат Нуретдин улы микродулкынлы мич бүләк итте.
Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарын исемләп атадылар. 60 ка якын кеше хезмәттәшләренең алкышлары астында сәхнәгә күтәрелде. Ветераннарның барысы да үз хезмәтләре өчен истәлекле бүләкләр алды һәм байтак кына рәхмәт сүзләре ишетте.
Үз гаиләләрен корган хезмәттәшләрен дә хөрмәтләделәр: андыйлар бишәү һәм быел сабыйлары туган ун гаилә бар. Һәммәсенә дә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Һәм менә бүләкләү өлеше төгәлләнде кебек, әмма сәхнәгә Любовь Уманская чакырылды. Ул Петропавел Бистәсендә туган һәм кайчакларда анда “энергия тупларга“ кайткалый. Якташлары белән аралашканда ул авыл халкының бик еш фельдшер Валентина Быковага рәхмәтле булуын ишетә. Ярдәмчел, сабыр, итагатьле, профессиональ, диләр. Хәзер, петропавеллылар үзләре әйткәнчә, Валентина Владимировна хәтта “Ока“ да сатып алган, йөртергә дә өйрәнгән. Авырулар янына тиз килеп җитәчәк.
Любовь Уманская үзе үк “Йөрәктән йөрәккә“ номинациясен игълан итте һәм сәхнәгә Валентина Быкованы чакырды, аңа конверт тапшырганда, шаяртып кына: “Бер елга, ә бәлки бензинга күбрәккә дә җитәр диеп уйлыйм“,- диде.
Залдагы беренче рәтләрдә утыручыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә тагын бер кеше күтәрелде. Беренче рәттә сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары утыра иде. Иван Владимирович Клюшкин моннан 30 ел элек, Чистай РҮХ-нең әйдәп баручы хирургы буларак, Яңа Чишмә хастаханәсенә курьерлык иткән, дөресрәге, яшь табибларга булышкан һәм берникадәр вакыт аны җитәкләгән. Аның яшь булган шушы еллар турындагы хәтер-хатирәләреннән соң күпләр узган еллар һәм бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен искә алып моңсуланып та куйды.
Медиклар фестивале гимны булган “Ак халатлы фәрештәләр“ җыры белән бәйрәм төгәлләнде.
Лариса Федорова.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев