Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Югары патогенлы кош гриппы

Россиядә 2017 елда югары патогенлы кош гриппының 35 очрагы теркәлгән, шул исәптә 4 - киек кошлар төркемендә, 31 - йорт кошларында.

Соңгы очрак 2017 елның декабрендә Кострома өлкәсендә кошчылык фабрикасында теркәлгән, 663503 баштан 43714 есе авырап үлгән.
Кош гриппы профилактикасы буенча белешмәлек
Кош гриппы килеп чыгу һәм таралуын кисәтү максатларында кош-корт хуҗалары түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:
1) кошларда авыру барлыкка килүне кисәтүне тәэмин итүче хуҗалык һәм ветеринар чараларны башкарырга;
2) район ветеринария хезмәте белгечләренә алар таләбе буенча кошларга ветеринария каравы үткәртергә;
3) кош гриппы профилактикасы һәм аның белән көрәш буенча чаралар үткәрү турында район ветеринарлары күрсәтмәләрен үтәргә;
4) кошларның кинәт үлүе яки бер үк вакытта күпләп авырулары, шулай ук аларның гадәти булмаган тәртипләре (үз-үзләрен тотышлары) турындагы барлык очраклар турында да хәбәр итәргә;
5) алар килеп җиткәнче авыруда шик тудырган кошларны аерып урнаштыру (изоляцияләү) чаралары кабул итәргә;
6) йорт кошларын ишегалды территориясеннән читкә чыгармаска, аларның киек кошлар белән бәйләнешкә керүенә (аралашуына) юл куймаска, бигрәк тә су кошлары белән;
7) йорт һәм декоратив кошларны алу-сатуны кошларның территориаль һәм төр ягыннан чыгышларын, аның чыгу урынының эпизоотик торышын күрсәтүче (характерлаучы) һәм кошны тиңләштерү мөмкинлеге бирүче ветеринар бергә теркәп җибәрелә торган документлар булганда гына башкарырга;
8) терлекләр һәм кош-кортлар асрый торган территорияләрне һәм корылмаларны чиста тотарга, барлык биналарга һәм территорияләргә механик чистарту үткәрергә кирәк: алдан чистартылган бинаны һәм инвентарьны (соскычлар, себерке, бадья) периодик рәвештә (атнага 2-3 тапкыр) 3 % лы кайнар каустик сода эремәсе яки 3 % лы хлорлы известь эремәсе (хлорамин) белән эшкәртергә кирәк. Кетәклекне һәм ояларны дезинфекцияләгәннән соң яңа сүндерелгән известь белән ике тапкыр (бер сәгать интервал белән) агартырга кирәк;
9) азыкларны кыргый (киек) һәм синантроп кошлар керүдән саклау өчен кетәклекләрне һәм биналарны саклауны тәэмин итәргә (тәрәзәләргә һәм ишекләргә сетка куярга);
10) йорт һәм декоратив кошлар өчен азыкларны тыгыз итеп ябылган су үткәрми торган савытларда, кыргый кошлар керә алмаслык урыннарда сакларга. Азык калдыкларын ашатыр алдыннан кайнатырга кирәк.
Кешеләрдә кош гриппы профилактикасы максатларында түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
1) авыруга шик тудырган яки үлгән кошлар белән контактка юл куймаска;
2) кош-кортларны караганда, биналарны һәм территорияләрне җыештырганда махсус билгеләнгән киемнәрдә (халат, алъяпкыч, бияләй, резин итек) башкарырга. Җыештырганда эчәргә, ашарга, тәмәке тартырга ярамый;
3) кош итен, йомырканы һәм башка кошчылык продукцияләрен санкцияләнгән сәүдә урыннарында гына сатып алырга, сатучыдан продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы бергә теркәп җибәрелә торган документларны таләп итәргә (№ 2 формалы ветеринария таныклыгы яки № 4 формалы ветеринария белешмәсе, туры килү сертификаты, сыйфаты турында таныклык);
4) кош итен һәм йомырканы термик эшкәрткәннән соң гына ризык итеп кулланырга кирәк: йомырканы 100 градус температурада кимендә 10 минут, итне 30 минут пешерергә;
5) су кошлары һәм синантроп кошлар белән контакт булдырмаска (күгәрченнәр, чыпчыклар, каргалар, акчарлаклар, үрдәкләр, чәүкәләр һ.б.);
6) кош гриппы буенча уңышсыз төбәкләргә барырга тырышмаска.
И.Л. Камалов,
ТР министрлар кабинеты ГВИ ГУВ ТБ
дәүләт ветеринария инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев