Үткән елгы чакырылыш кампаниясе безнең районда армиягә чакырылучы егетләрнең хәрби хезмәткә яраклылык күрсәткеченең түбән булуын ачыклады.
2017 елда чакырылыш буенча чарага килүчеләр санының 20 %ы сәламәтлекләре буенча армиядән азат ителгән. Бу үсеп килүче буынның, гомумән, тулаем алганда армиядә хезмәт итәргә тиешле егетләрнең сәламәтлекләре турында җирле власть вәкилләрендә борчу тудыра.
Яңа Чишмә районында хәрби-исәп эшендә әйдәп баручы белгеч Алексей Мельников 2017 елның көзге чакырылыш саннарын атады. Чакырылыш буенча үткән чарага 118 кешенең алтысы килмәгән. Медицина комиссиясе табиб-белгечләрнең тулы составында эшләгән. ЛОР - табибны Чистай РҮХ-дән чакыртканнар.
112 егетнең 20 %ы гына сәламәтлекләре буенча хәрби хезмәткә яраклы дип табылган, берникадәр чикләүләр белән - 42 %ы, чикләнгән яраклылар - 25 %. Чакырылучыларның кайберләре чакырылыш вакытында республиканың дәвалау учреждениеләрендә тикшеренүне төгәлләмәгәннәр. Армиягә чакырылу яшендәге егетләрдә нинди авырулар ачыклана соң? Бу ашказаны-эчәк тракты, сидек юллары, кан системасы, кан тамырлары, сөяк-мускул системасы, күз, йөрәк, психик авырулар, ЛОР - авырулар, гәүдә авырлыгы җитешмәү, сөяк травмалары.
Ленино, Әдәмсә һәм Яңа Чишмә АҖ-дә чакырылыш буенча эштә күрсәткечләрнең начар булмавы билгеләп үтелгән.
2018 елда Яңа Чишмә районы территориясеннән 50 гә якын кеше чакырылырга планлаштырыла. 2018 елның язында үтәчәк чираттагы чакырылышны сыйфатлы үткәрү максатында Яңа Чишмә РҮХ баш табибына диспансер исәптә торучы 2018 елның язында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарга медицина тикшерүен үткәрүдә һәм дәвалауда эшне көчәйтергә киңәш бирелгән. Тикшерүләрне (дәвалау) 2018 елның 1 апреленә кадәр төгәлләргә кирәк. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең әти-әниләренә билгеләнгән срокларда медицина тикшерүе (дәвалау) үткәрүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Хәрби комиссариат, ата-аналар, участок табиблары һәм дәвалану учреждениеләре белән үзара эш иткәндә генә медицина тикшерүен сыйфатлы үткәрүгә ирешергә мөмкин.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев