Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости района

Республика көнен ничек каршылыйбыз

Бәйрәм чаралары анонсы.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү - тормышыбыздагы масштаблы вакыйгага 5 көн калды. Егерме ике ел элек 1990 елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде.
        Районда бәйрәм чаралары инде узган атнада ук башланды. Шимбә көнне Чуаш Чабаксарында «Уйнагыз, гармуннар!» дип аталган чуаш халык иҗатының XI фестиваль - конкурсы булып үтте, анда безнең республиканың һәм Чуашстанның 10 районыннан 19 халык коллективы һәм гармунчылар җыелган иде.
      Кичә, 24 августта мәдәният һәм ял паркында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Бәйрәм атмосферасында районның 27 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырылды, 2-11 сыйныфларда белем алучы 68 укучы район учреждениеләре, оешмалары һәм КФХларыннан һәм 30 гаиләгә акчалата сертификатлар тапшырылды.
      Моннан тыш, кичә  ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны тарафыннан Республика көне алдыннан үткәрелгән тантаналы кабул итү чарасында Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләгәннәр. Безнең районнан бәйрәмдә Тубылгы Тау авылыннан Виталий һәм Зинаида Степановлар катнашкан. Бу гаиләдә биш бала, алар барысы да безнең районда яши һәм эшли.
Җиденче ел рәттән августның соңгы шимбәсендә Россия киносы көненә багышланган «Кино төне 2022» акциясе үткәрелә, ул түләүсез касса фильмнарын карарга мөмкинлек бирә һәм 27 августта аның кысаларында «KINOMAKS» кинозалы район халкын һәм кунакларын 2020 һәм 2021 еллардагы Россиянең әһәмиятле кинокартиналарын карарга чакыра. 13.00 сәгатьтә РМЙда «Последний Богатырь Посланник Тьмы», 15:25тә - «Чемпион мира», 20 сәгатьтә РМЙ каршындагы ачык мәйданда - «Пара из будущего» фильмнарын карарга була.
29 августта район мәдәният йорты артистлары Яңа Чишмә интернат-йортына концерт программасы белән киләчәк.
30 августта 18.00 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркында «Мин яратам сине, Татарстан!» дип аталган бәйрәм чарасы үтәчәк. Район һәм балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары чыгышларыннан тыш, халыкны Балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе һәм Үзәк китапханәдән мастер-класслар көтә. Төрле тармак һәм иҗтимагый тормыш өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү, юбилярларны һәм күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү, яшь яңачишмәлеләргә паспортлар һәм авыл территорияләрен иң яхшы төзекләндерүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылачак. Аннары Нурлат артисткасы Рузалия Гомәрова концерты, 20.00 сәгатьтә - бәйрәм фейерверкы һәм дискотека булачак.   
30 августта «Олимп» УСЗда 16.00 сәгатьтә - бадминтон, 18.00 сәгатьтә мини-футбол буенча яшьләр ярышлары узачак.
         Бәйрәмне шулай ук район авылларында да билгеләп үтәчәкләр. Музейларда - Ачык ишекләр көннәре, китапханәләрдә - әңгәмәләр, викториналар, рәсем конкурслары узачак. Клублар һәм китапханәләр агитбригадалары авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаячак, халык өчен концертлар һәм тематик дискотекалар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев