Җәяүлеләр кичүләре билгеләрен үзвакытында яңарту, юл билгеләрен алыштыру, ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерү һәм кыштан соң чокырларны ямау - юлларда хәрәкәт иминлегенең төп өлеше.
Март башында Яңа Чишмәдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Ринат Фәсахов үткәрде.
Утырыш эшендә шулай ук комиссия секретаре, төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Диләрә Кәбирова, комиссия әгъзалары - Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Ранил Нәбиуллин, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов, «Яңа Чишмә хәбәрләре» район газетасының баш мөхәррире Азат Мусин, «Алексеевскдорстрой» участогы начальнигы Динар Әхмәтшин, «Главтатдортранс» кураторы Рәшит Әшрапов, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева, Яңа Чишмә районында ЮХИ ДБУ начальнигы Алина Филипповалар катнашты.
Яңа Чишмә районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм авариялелек торышын анализлап ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов чыгыш ясады.
Чыгыш ясаучы яз башыннан җәяүлеләр кичүләрендә, бигрәк тә белем бирү учреждениеләре янында юл билгеләрен яңартырга һәм төзекләндерергә кирәклеген билгеләп үтте, чөнки алар балаларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгына тәэсир итә, шулай ук балаларны мәктәп автобусларында йөрткәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеген әйтте.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге балаларны юл травматизмын кисәтү буенча 2022 ел укыту планы белән таныштырды.
Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева Яңа Чишмә АҖнең авыл эчендәге юлларны карап тотуга юнәлтелгән чыгымнар турында мәгълүмат бирде.

Әлеге мәгълүматны һәм комиссиянең башка әгъзаларын тыңлап фикер алышканнан соң, түбәндәге карарлар кабул ителде:
- АҖ башлыкларына оператив рәвештә ЮХИДИ бүлегенә яки ЭЭМБгә исерек хәлдә булган һәм автотранспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрнең транспорт чарасы белән идарә итү фактлары турында хәбәр итүләре зарур;
-йөк автотранспорт хәрәкәтен чикләү сәбәпле, язгы чорда торак пунктлар эчендә хәрәкәтне булдырмау өчен шлагбаумнар куярга;
шәхси йортлар янында йөк автомобильләрен кую мәсьәләсен контрольгә алырга;
- Р. Х.Габетдинов һәм Т. Н. Маланчевага Чернышевский урамы буенча балалар сәнгать мәктәбенә алып бара торган юл буенда һәм Ленин - Буреев урамнары киселешендә яктырту фонарьлары куелган терәкләр урнаштыру мәсьәләсен, шулай ук Ленин - Урман урамнары киселеше, БСМ һәм күпләп сату базасы юллары киселешендә ясалма тигезсезлек урнаштыруны хәл итәргә;
- Т.Н. Маланчевага Яңа Чишмә юлларына горизонталь һәм күчәр тамгаларны төшерү буенча эш башкарырга, мәгариф учреждениеләре янында җәяүлеләр кичүендәге билгеләрне яңартырга;
- А. И. Бутинага балаларга белем бирү оешмаларының мәктәпкәчә белем бирү һәм мәктәп учреждениеләре янындагы «ЮХИ Автошәһәрчек»ләрне җиһазландыруга юнәлдерелгән грант программаларында катнашуларын оештырырга;
-әти-әниләр җыелышларында әти-әниләргә мопед һәм скутерлар белән идарә иткән һәм ЮХКен бозган өчен балигъ булмаганнарның адм. җаваплылыкка тартылу мөмкинлеге турында аңлату эшләре алып барырга. Әлеге мәгълүматны мәктәп стендларында урнаштырырга;
-мәктәп автобусларын йөртүчеләр тарафыннан тиешле документларны вакытында рәсмиләштерү, аларда битлекләр булу һәм балаларны ташу вакытында куркынычсызлык чараларын күрү үтәлешен контрольгә алырга. Республика һәм төбәк чараларына барыр алдыннан ЮХИДИ бүлекчәсенә ике тәүлек алдан электрон рәвештә хәбәр җибәрү зарур;
-балалар бакчасы җитәкчеләренә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе һәм әгъзалары катнашында балалар белән очрашулар үткәрү турында җиткерү;

- Е.В. Михайлов, А. И. Бутина, А. П. Филипповаларга гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар травматизмын кисәтү буенча аңлату чаралары үткәрергә, шулай ук ата-аналар белән тәүлекнең караңгы вакытында яки начар күренү шартларында яктылык кайтаручы элементлар йөртү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барырга;
-А.В. Мусинга даими рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен адм.җаваплылыкка тартылган шоферлар турында мәгълүматлар урнаштырырга.
Утырыш ахырында комиссия рәисе Ринат Фәсахов ЮХИ буенча район комиссиясе әгъзаларының гомуми эшенә йомгак ясады.
Нет комментариев