1 апрельдән социаль пенсияләр арта
Район яңалыклары

1 апрельдән социаль пенсияләр арта

Социаль пенсияләрне индексацияләү ел саен башкарыла һәм минималь эш стажы булган өлкәннәргә һәм бер яки ике туендыручысын югалткан балаларга кагыла.

2025 елның 1 апреленнән алар барысы да алдагы елдан 14,7% ка күбрәк социаль пенсия алачак.

Яңа Чишмә районында бу индексация 324 кешегә кагылачак. Социаль пенсиянең уртача күләме 14,6 мең сум тәшкил итә (уртача 2200 сумга арта).

Моннан тыш, 2025 елның 1 апреленнән I төркем инвалид яки 80 яшькә җиткән гражданнарга дәүләт пенсиясенә 1377 сум күләмендә өстәмә билгеләнә.


Нет комментариев