Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

1 июньнән Яңа Чишмә районында мәктәп яны лагерьлары ачыла

2025 елның 1 июненнән 274 баланы үз эченә алган 14 мәктәп яны лагере һәм 100 баланы үз эченә алган 6 хезмәт һәм ял лагере ачылачак.

Мәктәп яны лагереның сменасы 21 көн тәшкил итә, ата-аналар кертеме – 817,3 сум. Хезмәт һәм ял лагере 18 көн эшләячәк.

Лагерьның төп максаты – җәйге чорда ял итү, сәламәтлекне ныгыту, физик үсеш һәм социализацияләү өчен шартлар тудыру.

Мәктәп лагерьларында барлык куркынычсызлык төрләре буенча – янгын сүндерү, юлларда, суда, террорга каршы, экстремизмга каршы тору, коррупциягә каршы, экологик һәм патриотик тәрбия буенча чаралар узачак. Балалар өчен төрле танып белү, иҗади, күңел ачу, спорт программалары әзерләнгән.

27 майдан 27 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы узачак. Мәктәп яны лагерьларына барлык категориядәге балалар – СВОда катнашучыларның балалары (31 бала), мөмкинлекләре чикле һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев