1 ноябрь - суд приставлары көне
Яңа Чишмә Федераль суд приставлары хезмәте нәтиҗәле эшли.
Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлеге үзенең һөнәри бәйрәмен үрнәк күрсәткечләр белән каршылый.
Хәзергесе вакытта суд приставлары һөнәренә ихтыяҗ зур. Бу - дәүләт хезмәтендә торучы хезмәткәрләр. Алар РФ судларында үткәрү режимын гамәлгә ашыра, судлар эшчәнлегенең тәртибен тәэмин итә, бурычлыларны, аларның милкен эзли, мәҗбүри тәртиптә суд карарларын үти, бурычлылардан алынган милекне саклауны һәм сатуны гамәлгә ашыра һәм законнар дәрәҗәсендә беркетелгән башка функцияләрне дә башкара.
Яңа Чишмәдә 13 кешедән торган коллективны бүлек начальнигы - өлкән суд приставы Сергей Бутин җитәкли. Бүлек җитәкчесенең урынбасары - өлкән суд приставы Наталья Шолгина. Суд приставлары - башкаручылар Кристина Былинкина, Алина Клюшкина һәм аларның ярдәмчеләре Светлана Карташова алиментлар, салымнар, ЮХИДИ, Эчке эшләр бүлекләре һәм башка органнар штрафларын эзләтеп алу йөкләмәләрен үтиләр. Судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча эшне ОУПДС буенча суд приставлары - Илнар Адиев һәм Радик Закировлар координацияли һәм оештыра.
Куелган бурычларны уңышлы үтәгән өчен хезмәткәрләр Федераль суд приставлары хезмәте һәм Суд приставлары федераль хезмәте Идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев