12 февральдә Әдәмсә авылыннан тыл хезмәтчәне Гөлсимә Миңнехан кызы Сабитованы 100 яшьлек юбилее белән котлаганнар
Аны әлеге искиткеч вакыйга белән котлар өчен район хакимияте һәм авыл җирлеге вәкилләре килгән.
Хәзер Гөлсимә Миңнехан кызы Асия белән Яр Чаллыда яши. Гөлсимә әби юбилеен туган ягында - Әдәмсә авылында билгеләп үтәргә җыена, ләкин әлегә бераз хәлсезләнеп тора. Шуңа күрә район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова һәм Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова үзләре аның янына - Яр Чаллыга барганнар. Кунаклар хезмәт һәм тыл ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котлаганнар, аңа ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм күңел тынычлыгы теләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев