14 яшьлек яшүсмер мопед белән Ленинога барганда туктатылган
1 августта Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре чираттагы кизү тору вакытында Тубылгы Тау — Ленино юлында мопед белән идарә итүче 14 яшьлек яшүсмерне туктатканнар.
Малайга мопедны әле күптән түгел генә әти-әнисе сатып алган. Яшүсмер әнисен Ленинодан — эштән алып кайтырга ниятләгән. Ләкин әнисенә сюрприз ясап булмаган, юлда аны хокук саклау хезмәткәрләре туктаткан.
«35 мең сумга сатып алынган бүләк малайның әти-әнисенә ике тапкыр кыйммәтрәккә төшәчәк, чөнки аларга 30 мең сум административ штраф түләргә туры киләчәк. Материаллар шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә дә җибәреләчәк», — дигән Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.
Дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: мопед яки скутер белән идарә итүче кеше мәҗбүри рәвештә «М» категорияле, мотоцикл йөртүчесе — «А» категорияле йөртү таныклыкларына ия булырга, ә двигатель күләме 50 куб. см — дан артык булган транспорт чарасы билгеләнгән тәртиптә теркәлергә тиеш. Руль артында булганда шофер һәм пассажирга мотошлем кияргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев