14 сентябрьдә барлык сайлаучыларны сайлауларга чакырабыз
Бу көнне Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.
8 сентябрьгә безнең районда 10110 сайлаучы исәпләнә, 27 участок сайлау комиссиясе һәм бер территориаль сайлау комиссиясе эшләячәк.
Сайлаулар көнендә сайлаучылар кулларына ике бюллетень алачак – берсе Татарстан Рәисен сайлау буенча, икенчесе – җирле Советларга депутатлар сайлау буенча.
ТР Рәисен сайлау буенча – 4 кандидат, җирле Совет депутатларын сайлау буенча 111 мандатка 229 кандидат теркәлгән.
Сайлаулар сәгать 7 дән 20 гә кадәр узачак. Барлык сайлаучыларны 14 сентябрьдә сайлау участокларына килергә һәм тавыш бирергә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев