18 февральдә - район Советы хисап утырышы
Район яңалыклары

18 февральдә - район Советы хисап утырышы

2026 елның 18 февралендә Яңа Чишмә муниципаль районы Советының хисап утырышы була.

Көн тәртибендә бер мәсьәлә – «2025 елда Яңа Чишмә районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар».

Район Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашачак.

Район Советы утырышы Яңа Чишмә район мәдәният йортында Заливная ур., 4 йорт адресы буенча узачак.

Утырыш сәгать 10 да башлана.


Нет комментариев