2023 елның 10 аенда Яңа Чишмә районында алкогольне сату 12 процентка арткан
144
0
Районда алкогольле продукцияне 38 сәүдә объектында 19 оешма сата.
Яңа Чишмә авылында алкоголь 10 сәүдә ноктасында сатыла, шуларның 1се — «Татспиртпром» АҖнең ваклап сату челтәре һәм 9зы — коммерция оешмалары, авыл җирлегендә — 28 сәүдә объектында, шуларның 13е — Татспиртпром АҖнең ваклап сату челтәренеке, 2се — «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖ (Татпотребсоюз) һәм 13е — коммерция оешмалары.
Агымдагы елның гыйнвар — октябрь айларында барлыгы 16,1 мең дал алкогольле продукция сатылган (2022 елда — 14,3 мең дал), үсеш — 12%, шул исәптән: Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан — 0,3 мең дал (2022 елда — 0,4 мең дал), кимү — 20 %; фирма челтәре буенча — 3,2 мең дал. (2022 елда — 2,6 мең дал), үсеш −21%; коммерция структуралары тарафыннан — 12,6 мең дал (2022 елда — 11,3 мең дал), үсеш — 12%.
Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча (аракы кебек үк), сату 17% һәм 23 %ка арткан.
Республикада җитештерелгән алкоголь һәм аракы буенча үсеш — 11 һәм 10 процент.
Гыйнвар — октябрь айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 12,6 литр тәшкил иткән, узган елгы дәрәҗәгә карата — 106%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев