2024 елда 64 бала туган
ЗАГС хезмәте мәгълүматлары буенча 2024 елда районда 64 бала туган (2023 елда — 72 бала).
Чынлыкта районда 100дән артык бала туган, ә турыдан-туры безнең ЗАГСта 64 бала теркәлгән.
Яңа туган балалар арасында 24 малай һәм 40 кыз. 13 бала — беренче, 18 — икенче, 14 — өченче, 19-дүртенче һәм аннан соңгы балалар.
Балаларга кушылган иң популяр исемнәр — Мирон, Артем, София, Полина, Дарья. Шулай ук сирәк исемнәр дә кушылган: Гордей, Али, Ясирә, Айдина, Агата.
2024 елда 43 пар никахлашкан (2023 елда — 55). 17 пар аерылышкан, бу 2023 ел белән чагыштырганда 9 парга кимрәк. Никахны өзүнең 82% тан артыгы, гаилә юридик яктан яшәүдән туктагач, суд карарлары нигезендә теркәлгән.
Кызганычка каршы, 2024 елда районда яшәүче 180 кешене соңгы юлга озатканнар (2023 елда — 199). Үлүчеләр арасында-104 ир-ат һәм 76 хатын-кыз. Безнең район үлүчеләр саны шактый югары булган районнар рәтенә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев