Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

2024 елда Гаилә елына багышланган «Хәрәкәттә бәрәкәт» республика онлайн акциясе турында

ИГЪТИБАР, КОНКУРС!

Акциядә әбиләр, бабайлар (60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар), оныклар (теләсә нинди яшьтә) катнашырга мөмкин. 

Акцияне үткәрү вакыты: 

Муниципаль этап 2024 елның 5 июненнән 20енә кадәр, Республика этабы 2024 елның 21 июненнән 28енә кадәр үтәчәк. 

Акцияне үткәрү шартлары:

«Хәрәкәттә бәрәкәт» акциясе - видеороликлар конкурсы ул. 

Муниципаль этап Татарстан Республикасы муниципаль районнарында уза, аның нәтиҗәләре буенча районнарда җиңүчеләр билгеләнә. 

Видеороликларга таләпләр:

- Видеороликта яшь баскычына туры килгән ГТО нормативларын (катнашучы үзләре сайлый) үтәүче конкурсантларны төшерергә кирәк; 

- видеода ГТО символикасы белән элементлар булырга тиеш; 

 -видео-роликта 1 кешедән артык катнашучы булмаска тиеш; 

- видео-ролик оригиналь булырга тиеш; 

 Видеоның дәвамлылыгы 60 секундтан артмаска тиеш. 

ГТО нормативларын үтәүче конкурсантларны видеога төшерү «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау нормативларын (тестларын) оештыру һәм үтәү буенча методик белешмәлеккә ярашлы рәвештә үткәрелә. 

Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләре 20 июньгә кадәр кабул ителә, аларны dussh.olimp@yandex.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Конкурс турында тулырак мәгълүматны ДЮСШ сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев