Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

21 февральдә Яңа Чишмәдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг булып узды

Яңачишмәлеләр һәлак булган сугышчылар мемориалына канәфер чәчәкләре куйдылар.

Яңачишмәлеләр һәлак булган сугышчылар мемориалына канәфер чәчәкләре куйдылар.
Илебездә Ватанны саклаучылар көне инде 100 елдан артык билгеләп үтелә. Бу дата Россия тарихын, илебез өчен авыр булган чорларда Ватанны яклаган батыр геройларны һәм «кайнар нокталарда» хәрби бурычларын үтәгән солдатларны хәтерләү һәм хөрмәт итү символы булып тора. Әлеге бәйрәм - бүгенге илнең хәрби куәтен һәм оборона сәләтен ныгытучы Россия солдатларына хөрмәт белдерү дә.
 Ватанны саклаучылар көне һәрвакыттагыча актуаль. Бүгенгесе көндә ирек һәм бәйсезлек, бәхетле киләчәк өчен көрәшне Россия алгы планга чыгарды. Безнең әтиләр, бабаларыбыз, абыйларыбыз һәм якыннарыбыз Украина халкын нацизмнан азат итеп, хәрби махсус операциядә катнашалар. Бу катлаулы чорда Россиядә яшәүчеләр хәзергесе вакытта Ватанны яклаган кешеләргә ярдәм итү өчен берләшәләр.
Болар турында район башлыгы Вячеслав Козлов һәлак булган сугышчылар һәйкәле янына митингка җыелган яңачишмәлеләргә мөрәҗәгать иткәндә сөйләде. Ул Украинадагы махсус операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм иткән барлык кешеләргә дә рәхмәт белдерде.
- Җиңү җиңел бирелмәсә дә, ул безнеке булачак! - дип ассызыклады ул.
Барысын да бу истәлекле дата белән котлап, район башлыгы Ватанны саклаучы сугышчыларның батырлыгына хөрмәт, һәлак булганнар турында истәлек халык хәтерендә мәңге сакланыр, дип билгеләп үтте.
Ветераннар Советы рәисе Александр Скоков үз чыгышында бүген Россия халкы тагын да бердәм булырга тиеш, диде.
- Без Президентыбызның Донбасс һәм Украинаның башка төбәкләрендә яшәүчеләрне Киевның фашизм режимыннан яклау өчен махсус хәрби операция уздыра башлавы турындагы карарын хуплыйбыз. Киев җитәкчеләре сигез ел дәвамында, 2014 елдан бирле илебез территориясенә һөҗүм итүгә әзерләнгәннәр. Ә махсус хәрби операция башлану турындагы карар әлеге планнарны бозды. Безгә хөкүмәт белән бердәм булырга кирәк. Ватаныбызга килгән авыр сынаулар вакытында безнең халык бердәм булган, шуңа күрә без һәрвакыт җиңеп чыктык. Безнең бердәмлек - Җиңү нигезе! - диде ул.
Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр куйдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев