Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се - читтән кертелгән, 84ы – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 2, 18 яшьтән 30га кадәр - 6, 30 яшьтән 50гә кадәр – 23, 50дән 60ка кадәр – 14, 60тан 70кә кадәр – 23, 70тән – 80гә кадәр – 11, 80нән 90га кадәр - 6, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.
География: Казанда – 47, Яр Чаллыда – 5 очрак теркәлгән, Алексеевск, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш, Тукай районнарында – 1әр очрак, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Питрәч районнарында – 2шәр очрак, Биектау районында – 3 очрак, Кама Тамагы районында – 4 очрак, Түбән Кама районында – 5 очрак, Нурлат районында – 7 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 11 577 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 97 кеше - узган тәүлектә.
“Спутник V” белән 8 183 кешегә вакцина ясалган, шуларның 1876сы икенче доза алган.
Барлыгы 13 442 доза вакцина комплекты кайтарылган (60,9 % файдаланылган).
Нет комментариев