Машина йөртүчеләр игътибарына. ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Чишмә районында 21 һәм 22 гыйнварда «Тоннель» операциясе узачак, дип кисәтә
Чираттагы стандарт операция вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре түбәндәгеләргә игътибар итәчәк:
- автомобильнең техник төзеклеге;
- түләнмәгән штрафлар булуы;
- әйләнештә тыелган әйберләр ташу;
- документлар булу;
- юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча пассажирлар ташу, бигрәк тә балалар ташыганда;
- машинада аптечка, авария билгесе һәм сертификатлы, эшли торган ут сүндергеч булу.
Нет комментариев