21 сентябрьдә Яңа Чишмә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан үткәрелгән «Тоннель» операциясе барышында 5 ЮХКен бозучы тоткарланган
Ике көн эчендә ЮХИДИ инспекторлары 11 кагыйдә бозучыны ачыклаган.
Яңа Чишмә районы юлларында 21 сентябрьдә пассажирлар йөртү һәм йөк ташу кагыйдәләрен үтәүгә багышланган «Тоннель» акциясе барышында 5 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, шуларның 4се - номерлары укый алмаслык дәрәҗәгә җиткән транспортта йөрү, 1се - куркынычсызлык каешын эләктермәү.
«Ике көнлек «Тоннель» операциясе барышында (20 - 21 сентябрьдә) ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ЮХКен бозуның 11 очрагы ачыкланган, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов.
- Барлык хокук бозучылар адм.җаваплылыкка тартылачак: 5се - 12.2 ст.1ч. буенча (номерлары укый алмаслык дәрәҗәгә җиткән транспортта йөрү), 5се - 12.21 ст.1 ч. буенча (йөк ташу кагыйдәләрен бозу), 1се - 12.6 ст. буенча (куркынычсызлык каешын кулланмау)».
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, юл хәрәкәтендә катнашучылар!
Исегезгә төшерәбез, юлда йөрү сезгә кыенлыклар һәм көтелмәгән вакыйгалар китермәсен өчен, ЮХКен, шул исәптән пассажирлар йөртү һәм йөкләр ташу кагыйдәләрен төгәл үтәгез.
Барыгызга да имин юллар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев