Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

8 апрельдә Аксубай район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узган

Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты оештыра. Фестиваль өч этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика.

Бәйрәм алдыннан кунакларны һәм катнашучыларны Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гыйльманов сәламләгән. Ул гаиләнең кеше өчен иң кадерле нәрсә икәнен билгеләп үткән һәм барлык катнашучыларга да уңышлар теләгән.

Чарада республиканың 9 районы катнашкан: Әлки, Алексеевск, Аксубай, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Балык Бистәсе һәм Чистай. Конкурста катнашучы гаиләләр үз нәселләре турында сөйләгәннәр, шәҗәрә агачларын тәкъдим иткәннәр, гаилә тарихындагы мөһим вакыйгаларга һәм кешеләргә басым ясап, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләп үткәннәр. Моннан тыш, катнашучылар үз гаиләләрендә әзерләнгән милли ризыкларны алып килгәннәр һәм бу ризыкларның ни өчен визит карточкасы итеп билгеләүләре хакында сөйләгәннәр.

Безнең Яңа Чишмә районы данын Акбуре авылыннан Җәләлетдиновлар гаиләсе яклаган.

Алар үзләренең шәҗәрәләре һәм гаилә традицияләре, реликвияләр һәм традицион гаилә ризыклары турында сөйләп, визит карточкасын тәкъдим иткәннәр.

Чара ахырында район артистлары кунакларны концерт программасы белән сөендергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев