«Ак Барс» Банкның Яңа Чишмә филиалында яңа җитәкчесе билгеләнгән
Район яңалыклары

«Ак Барс» Банкның Яңа Чишмә филиалында яңа җитәкчесе билгеләнгән

«Ак Барс» Банк ПАО идарәсе рәисе боерыгы белән Банкның Яңа Чишмә филиалы җитәкчесе итеп ГАВРИЛОВА Наталья Юрьевна билгеләнгән.

Н.Ю. Гаврилова 1980 елда Яңа Чишмә районының Ленино авылында туа. Югары белемле. 2003 елда Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының икътисад факультетын тәмамлаган.

Бу вазыйфага билгеләнгәнче Яңа Чишмәдәге «Астория» рестораны администраторы булып эшләгән.

Кияүдә, өч бала тәрбияли.

Элек банк филиалы җитәкчесе булып эшләгән О.А. Попкова башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән азат ителгән.


Нет комментариев