Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Акбүре авылының өлкән яшьтәге волонтерлары махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен челтәрләр үрә

Ил өчен катлаулы булган чорда Акбүре авылының көмеш волонтерлары махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләшә.

Моны алар бүләкләр өчен түгел, ә күңел кушуы буенча эшлиләр. Битараф булмаган халык СВО зонасындагы якташларына ярдәм итү өчен маскировка челтәрләре үрә башлаган. Алар бу эш белән мәдәният йорты бинасында бик актив шөгыльләнәләр.

Безнең көмеш волонтерлар челтәр үрүдә беренчеләрдән булып инициатива күрсәткәннәр. Алар челтәр үрү белән генә чикләнми, ә бергәләп балаклавалар тегәләр, оекбашлар бәйлиләр һәм окоп шәмнәре ясыйлар. Чын патриотлык күрсәтеп һәм ныклы тылның әһәмиятен аңлап, үзләренең конкрет эшләре белән Ватанга хезмәт итү үрнәген күрсәтәләр.

«Егетләребез тиздән Җиңү белән өйләренә кайтырлар һәм бу челтәрләр аларга инде кирәк булмаячак, дип өметләнәбез», - диләр волонтерлар.

 Ил өчен катлаулы булган чорда Акбүре авылының көмеш волонтерлары махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев