Акбүреләргә язылу белән якташлары ярдәм итте
Акбүре авылында туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче эшмәкәр Рамил Шәйдуллин якташларына «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына язылырга булышты.
Без аңа район газетасына язылуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иттек һәм ул шунда ук бу тәкъдимне күтәреп алды: Акбүре авылының 12 кешесенә газета өчен акча күчерде. Алар арасында хезмәт ветераннары, инвалидлар һәм СВОда катнашучыларның гаиләләре бар.
Якташыбызга иганәчелек ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез, нык сәламәтлек һәм эшендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев