Агымдагы елда районның авыл җирлекләрендә 2 млн. 765 мең сум үзара салым акчасы җыелган. Республика аларга дүрт тапкыр арттырып үз акчасын өстәде һәм 13 млн. 827 мең сум күләмендәге барлык акча район авыл җирлекләрендәге социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.
Акъяр АҖ-дә үзара салым акчалары Совет урамына вак ташлы-комлы катнашма җәюгә, шулай ук су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга һәм тотуга , кышын юлларны кардан чистартуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 555 мең сум.
Акбүре АҖ -дә акчалар Сөлчәбаш авылында балалар мәйданчыгы төзүгә, Комсомол урамындагы юлны ремонтлауга, карауга һәм яхшы хәлгә (норматив хәлгә) китерүгә, шулай ук су белән тәэмин итү. системасын ремонтлауга һәм тотуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 669,4 мең сум.
Архангел АҖ-дә үзара салым акчалары суэтем скважиналарын, башняларны, Яшьләр һәм Пушкин урамнарында су үткәргечләрне ремонтлауга, санкцияләнмәгән чүп чыгару урыннарын төзекләндерүгә (ишеп төшерү һәм грунтлау) һәм кышкы вакытларда юлларны тотуга китәчәк. Гомуми сумма - 515,1 мең сум.
Буревестник АҖ-дә акчалар юлларны ремонтлауга һәм тотуга, шулай ук Яр буе урамы буйлап агучы Волчанка елгасы аша салынган күперне ремонтлауга тотылачак. Гомуми сумма - 545,6 мең сум.
Екатерина АҖ-дә үзара салым акчалары зират коймаларын буяуга, иске яктырткычларны алыштырып яңаларын урнаштыруга, чишмәне ремонтлауга һәм төзекләндерүгә, кышкы вакытларда юлларны ремонтлауга һәм тотуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 813,3 мең сум.
Зирекле АҖ-дә акчалар Тукай, 1 май, Ворошилов, Кичуй урамнарын, Зирекледәге һәм Өргәнчәдәге юлларны ремонтлауга һәм тотуга;
Каты көнкүреш калдыклары (ККК) җыюны һәм чыгаруны (түгү) оештыруга; Зирекле авылындагы үгезләрне тотуга һәм карауга булган хезмәтләргә түләүгә, халыкның бозаулары өчен киртә абзар төзүгә, шулай ук Зиреклегә кадәр чишмә суы үткәрүгә, су үткәргеч линияләрне чистартуга һәм юдыртуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 1 млн. 376 мең сум.
Красный Октябрь АҖ-дә акчалар Н.П. Лебедкадагы зиратны тотып алуга, урам яктырткычларын (лампочкаларны) алыштыруга, су үткәргечләрне ремонтлауга, кышын юлларны ремонтлауга һәм тотуга юнәлдерелә. Гомуми сумма - 765 мең сум.
Ленино АҖ-дә үзара салым акчаларына Ленинодагы һәм Горшководагы урамнарга шлагбаумнар ясаячаклар һәм урнаштырачаклар, шулай ук Ленинода Совет урамындагы юлга вак таш түшәүгә, юлларны ремонтлауга һәм тотуга сарыф итәчәкләр. Гомуми сумма - 752 мең сум.
Яңа Чишмә АҖ-дә акчаларның күпчелек өлеше Гряда поселогына кадәр су үткәргеч үткәрүгә, "Елховка" һәм "Гряда" су җыю җайланмаларына суны чистарту өчен фильтрлар урнаштыруга, биш контейнер сыешлы мәйданчык төзүгә (2 нче Яр буе, Горький, Шмидт, Колхоз, Миләш урамнарына) һәм Октябрь, Урама, Чернышевский, Төзүчеләр урамнарында урам яктырткычлары лампаларын алыштыруга тотылачак. Гомуми сумма - 2,7 млн. сум.
Петропавел АҖ-дә акча Андреевка авылында чишмә янында халык ял итә торган урынны төзекләндерүгә, урам яктырткычларын, кышын юлларны карауга һәм ремонтлауга тотыла. Гомуми сумма - 1,2 млн. сум.
Тубылгытау АҖ-дә акча ККК җыела торган урыннарны карау һәм төзекләндерүгә, юлларны чиста тотуга һәм зират территориясендә чүп-чар җыю өчен урналар урнаштыруга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 1,1 млн. сум.
Әдәмсә АҖ-дә акча Кыр һәм Яр буе урамнары арасындагы юл челтәрен норматив хәлгә китерү, ККК ны вакытлыча җыю һәм саклау урыннарын карауга, юлларны һәм суүткәргечләрне тоту һәм ремонтлауга кулланыла. Гомуми сумма - 1,2 млн. сум.
Чабаксар АҖ-дә акча Благодаровка поселогында балалар мәйданчыгы сатып алуга һәм урнаштыруга, Рус. Чабаксары авылында зират территориясендә ярдәмче бина төзүгә, суүткәргеч һәм юлларны тотуга һәм ремонтлауга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 602,4 мең сум.
Черемухово АҖ-дә акчалар Октябрь урамындагы юлга вак таш салуга һәм юлларны тотуга тотылачак. Гомуми сумма - 1,6 млн. сум.
Шахмай АҖ-дә үзара салым акчалары барлык өч авылда да юлларны тотуга, Шахмайдагы Чишмә урамындагы, Чаллы Башындагы Челны урамындагы, Чертуштагы Дуслык урамындагы юлларны норматив хәлгә китерүгә, авыл җирлегенә керүче өч авылда да зират территорияләрен төзекләндерүгә һәм көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыю урыннарын тиешенчә тотуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 3,1 млн. сум.
Авыл җирлекләрендәге барлык чаралар да халык фикерен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып планлаштырылган. Әлеге эшләргә тотыласы акча күләме 17 млн. 645 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптә 3,8 млн. сумы - 2016 елдан калган үзара салым акчалары (күчмә калдык).
Алда атап үтелгән эшләрнең кайберләре инде башкарылган, калганнары үтәлү стадиясендә. Аларның барысы да уңышлы башкарылыр, шул рәвешле үзебезнең авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча байтак кына борчыган мәсьәләләрне хәл итәрбез, дип өметләнәбез.
Азат МУСИН
Нет комментариев