Акъяр авылында махсус операция вакытында һәлак булган сугышчыга мемориаль такта ачу тантанасы булды
25 нче гыйнвар көнне Акъяр авылында туган, махсус операция вакытында һәлак булга гвардия старшинасы Гайфуллин Линар Галимҗан улына мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Мемориаль тактаны ачу хокукы Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов, Акъяр авылы җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллинга һәм гвардия старшинасы Линар Галимҗан улының кызы Мисбахова Лилиягә бирелде. Линар Галимҗан улы - Россия, Татарстан, Яңа Чишмә районы горурлыгы. Аның батырлыгы безнең хәтерләребездә калачак һәм татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык үрнәге булачак.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев