Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъярлылар ярты елга йомгак ясадылар

Үткән шимбәдә Акьяр авылында узган халык җыенында авыл җирлеге башкарма комитетының яртыеллык эшенә йомгак ясалды. Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты һәм чыгыш ясады.

Авыл җирлеге башкарма комитетының эше турында тәфсилле отчет белән АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин чыгыш ясады.
-Халык белән шундый очрашулар традициягә әверелеп бара, аларда ярты елга нәтиҗәләр ясала, алдагы чорга бурычлар, эшләр билгеләнә, - дип билгеләп үтте ул. - Безнең авыл җирлегендә 115 мең сум үзара салым акчасы җыелды, республика аңа өстәп 460 мең сум бирде, җыелган шушы 575 мең сум акча ККК полигонын тотып алуга (50 мең сумы), Яшьләр урамын төзекләндерү һәм вак таш түшәүгә (400 мең сумнан артык) һәм суүткәргеч ремонтлауга (80 мең сум) тотылачак.
Чыгыш ясаучы шәхси хуҗалыкларны азык белән тәэмин итү мәсьәләләренә дә кагылды. Акъярлылар 1 йортка терлекләр саны буенча алдынгылар сафында - биредә 120 йортта 373 баш МЭТ асрала, шуның 152 башы савым сыерлары. Авыл халкы 860 тоннадан артык печән хәзерләгән (кышлату өчен тагын 60 тонна чамасы тупас азык кирәк булачак), бу көннәрдә "Яңа Чишмә"а/ф пай җирләре өчен бөртек бирә. 60 тонна арпа алганнар инде, хәзер теләүчеләр бодай алалар. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен исәп-хисап вакытында ясала - шушы көннәрдә августның беренче яртысы өчен сөтнең килограммына 16 сум 20 тиеннән исәп - хисап ясалган. Авыл халкы быел 5 ШЯХ кредиты алган, 3 хуҗалык республика программасы буенча таналар, 2 хуҗалык сөт саву аппаратлары сатып алганнар (барлыгы 30 дан артык йорт хуҗалыгы).
Данияр Гайнуллин шулай ук "Урамнарны яктырту" программасын тормышка ашыру барышы турында да билгеләп үтте (М. Җәлил урамы буенча 500 метр озынлыгында булачак, шулай ук 30 лампа алыштырылачак) һәм 2017 елда Тукай урамына вак таш - комлы катнашма түшәү планлаштырылган.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үзенең чыгышында район территориясендә гамәлдә булган республика программалары турында сөйләде. Соңгы елларда районда яңа клублар, ФАП-лар, ветпунктлар төзелде, дистәләгән балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. ремонтланды, яңа балалар мәйданчыклары, парклар һәм скверлар төзүгә дә зур игътибар бирелә һәм финанслана. Социаль юнәлештәге программалар аркасында районда ике дистәдән артык клуб, МЙ, китапханәләр, ФАП-лар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр эшли. Ул шулай ук уңыш җыеп алу мәсьәләләренә дә тукталды, үзләренең шәхси хуҗалыкларын алып баруда актив булулары өчен акъярлыларга рәхмәт белдерде һәм сорауларга җаваплар бирде.
Җыенда 55 ел бергә гомер иткән Наҗия һәм Галимулла Әхмәтшиннар гаиләсенә (шуның 30 елын ул сукыр ирен - инвалид карый) һәм активист, АҖ башкарма комитетының намуслы ярдәмчесе, җирле МЙ хезмәткәре Рузалия Галимовага АҖ башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев