Алдан пенсиягә  чыгып буламы?
Район яңалыклары

Алдан пенсиягә чыгып буламы?

Мин балачактан инвалид баланың әнисе буларак 50 яшьтә пенсиягә чыктым, мин 55 яшькә җиткәч, ирем инвалид баланың атасы буларак пенсиягә алдан чыга аламы? Юлия Х., Яңа Чишмә авылы

Гаиләдәге законнар нигезендә картлык буенча хезмәт пенсиясе балачактан инвалид баланы 8 яшькә чаклы тәрбияләгән очракта ата-ананың берсенә бирелә: ир-атларга 55 яшьтә, хатын-кызларга 50 яшьтә. Ир- атларга хезмәт стажы - 20, хатын-кызларга 15 ел булу шарт.
Шулай да, 55 яшькә җиткәч, сез гомуми нигездә картлык буенча пенсия алуга хокукка ия буласыз, ә сезнең ирегез, 20 ел хезмәт стажы булса, гомуми билгеләнгән яшьтә (60) пенсия билгеләтү өчен гариза язып мөрәҗәгать итә ала.

Нет комментариев