Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Алга, белем алырга!

1 сентябрь көнне Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасына беренче сыйныфка 54 укучы килде. Мәктәптә барлыгы 131 укучы белем алачак, балалар бакчасына 25 бала йөриячәк.

Әти - әниләрдән тыш, мондый мөһим вакыйгада катнашу өчен әбиләр һәм бабайлар да килгән. Беренче сыйныф укучылары кулларына чәчәк бәйләмнәрен кысып тотканнар: аңлашыла ки, «беренче тапкыр беренче сыйныфка» бару гадәти эш түгел. Мәктәп гаиләсенә яңа кушылучыларга уңайлы булсын өчен, иң өлкәннәре булган дүртенче сыйныф укучылары әкият геройларының мәктәпкә барулары турында күренеш куйдылар, калган сыйныфлар «Минем игелекле укытучым» җырын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Гимннар астында РФ һәм ТР флаглары күтәрелде, директор Ирина Лихачева сәламләде. Узган уку елында башлангыч мәктәп «2024-2025 ел йомгаклары буенча иң яхшы гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль конкурсында 1 урынны яулаган. Педагогик конференциядә өч укытучы укуда ирешкән уңышлары өчен тармак бүләкләре белән бүләкләнгән. Директор коллективка намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде.

Быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән балалар 1 а, 1 б һәм 1 в сыйныфларында белем алачак.

- Исегездә тотыгыз, мәктәп - дәресләр һәм өй эшләре генә түгел, ә яңа дуслар, кызыклы уеннар һәм онытылмас мизгелләр дә ул. Кызыксынучан, актив һәм кыю булыгыз, - дип Ирина Васильевна аларга ак юл теләде.

Ул шулай ук ярдәмнәре өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде.

 барысын да яңа уку елы һәм Белем көне белән мәгариф бүлеге башлыгы Анна Бутина котлады.

Беренче кыңгырау чыңлый. Кыңгырау чыңы астында традиция буенча мәктәпнең кече һәм өлкән укучысы - беренче сыйныф укучысы һәм дүртенче сыйныф укучысы түгәрәк буйлап атлыйлар.

Алга, белем алырга, балалар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев