Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Антон Шилов белән шәп очрашу

«Чишмәле» Яшьләр үзәгендә Яңа Чишмә районында туып-үскән популяр блогер Антон Шилов белән очрашу узган.

Бирегә уңыш серләрен белергә һәм позитив заряд алырга омтылучы бик күп район яшьләре җыелган.

Антон яшьләргә үзенең тормышы турында сөйләгән, блог алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашкан һәм бик күп файдалы киңәшләрен биргән. Ул үз аудиторияңне ничек табу, ничек итеп кызыклы контент булдыру турында да сөйләгән һәм бернидән дә курыкмаска киңәш иткән.

Мондый очрашулар яшьләргә илһам табарга гына түгел, ә үз күнекмәләрен үстерергә дә ярдәм итә. 

Чарада катнашучылар әлеге очрашудан канәгать калганнар! Күпләр Антонга үзләрен кызыксындырган сорауларын биргә алганнар. Биредә дустанә атмосфера һөкем сөргән.

Мондый чараларга йөрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Аларның һәркайсы - Сезнең хыялыгызга таба тагын бер адым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев