Архангел Бистәсендә СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар
20 гыйнварда Архангел Бистәсендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Александр Козловны соңгы юлга озаттылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Александрның ике улы, кыз туганнары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Александр Александрович үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме хәрбинең туган авылында мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.
ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов та кайгы уртаклашты.
Мобилизациягә кадәр Александр Козлов «Козлова М.И.» КФХында эшләгән, ярдәмчел һәм намуслы хезмәткәр булган.
Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале, IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән.
Александр Козловны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев