Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Архангел җирлеге тотрыклы үсә

Торак төзелешендә һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүдә уңай динамика бар

Район хакимиятендә узган чираттагы атналык киңәшмәдә Архангел авыл җирлегенең социаль-икътисади хәле турында җирлек башлыгы Нина Сердюк мәгълүмат бирде

 

Җирлек турында белешмә

Җирлек составына бер торак пункт – 1730-1740 елларда нигез салынган Архангел бистәсе авылы керә. Беренче булып игенче солдатлар күчеп килгәннәр, соңрак алар дәүләт крестьяннары разрядына күчерелгәннәр.

Җирлекнең мәйданы – 5087 гектар, шул исәптән 4545 га – авыл хуҗалыгы җирләре, 484 га – торак пункт җирләре.

2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, халык саны 460 кеше тәшкил итә. Милли состав: руслар – 422, татарлар – 15, чуашлар – 12, башка милләтләр – 11 кеше.

 

Хезмәт ресурслары һәм демография

Хезмәткә сәләтле халык саны 219 кеше (47,6%).

Шулардан:

- 39 кеше муниципаль учреждениеләрдә (мәктәп, балалар бакчасында) эшли;

- Авыл хуҗалыгында 34 кеше;

- Нефть тармагында 23 кеше;

- 15 кеше сәүдә белән шөгыльләнә;

- 11 кеше студент.

Мәшгульлек үзәгендә эшсезләр юк, әмма җирлек территориясендә хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнмәгән 16 кеше бар (шуларның 10сы декрет ялында).

Социаль-икътисадый үсешнең төп индикаторлары булып демографик күрсәткечләр тора, алар, кызганычка каршы, әллә ни сөендерми; 7 кеше вафат (2024 елның 10 аенда шулай ук 7 кеше вафат булган).

Яшьләрнең шәһәрләргә китүе дә авыр мәсьәлә булып тора, авыл картая – биредә 60 яшьтән өлкәнрәк 81 кеше.

 

Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ШЯХ)

Җирлек территориясендәге төп предприятиеләр булып «Татнефть» ГАҖ һәм «Архангельское КФХ» ҖЧҖ тора. Шулай ук сәүдә, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүче 12 шәхси эшмәкәр һәм 5 үзмәшгуль кеше теркәлгән. Аларның җирлек икътисадына керткән өлешләрен билгеләп үтмичә булмый – алар эш урыннары булдыралар, инфраструктураны үстерәләр һәм халыкның иминлеген арттыруга ярдәм итәләр.

Халыкның шактый өлеше шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара һәм аларны үстерүгә акча кертә. 2025 елның 10 аенда ярдәмче хуҗалыклар буенча инвестицияләр күләме якынча 10 млн. сум тәшкил иткән, бу 2024 ел белән чагыштырганда сизелерлек күбрәк. Инвестицияләрнең иң зур өлеше торак төзелешенә (быел өч яңа йорт төзелгән), машиналар һәм җиһазлар сатып алуга туры килә. Авыл халкының шәхси хуҗалыкларында 250 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 85 савым сыеры), 100 баштан артык сарык һәм кәҗә, 13 ат, 55 дуңгыз бар. Агымдагы елда ярдәмче хуҗалык тотучылар 350 мең сумнан артык дәүләт субсидияләре алган.

Болар барысы да җирлекнең социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясый, авыл җирлегендә тормыш сыйфатын яхшырта һәм яңа кешеләр җәлеп итә. Быел авылга шәһәрләрдән өч гаилә күчеп кайта.

 

СВОда катнашучыларга ярдәм

Нина Сердюк билгеләп үткәнчә, җирлектән СВО зонасына 15 кеше киткән, кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар. Аларның гаиләләре җирлек башкарма комитеты карамагында.

Авыл халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. СВО башланганнан бирле 10 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган һәм озатылган.

 

Перспектив бурычлар

Өстенлекле юнәлешләр арасында җирлек башлыгы мини-фермалар төзүне атады. Авылда яхшы үрнәкләр бар – А.В. Бурсуков 8 баш сыердан башлаган, хәзер инде аның хуҗалыгында 24 баш сыер бар. Авыл бизнесын үстерергә теләүчеләр дә бар, ул яхшы гына субсидияләнә. Киләчәктә шулай ук шәхси хуҗалыкларны үстерү планы да бар.

Район башлыгы Егор Тарнавский Нина Сердюкка тотрыклы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев