Автоледи кабат исерек килеш машина белән идарә иткән
Район яңалыклары

Автоледи кабат исерек килеш машина белән идарә иткән

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 21 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Урлашу
2022 елның 1 июнендә төнлә исерек хәлдәге гр. У., тәрәзәне ватып, район үзәгендәге «Авокадо» кибетенә кереп, азык-төлек һәм алкоголь урларга маташкан. Тик өлгермәгән, аны Яңа Чишмә ЭЭБ хезмәткәрләре тоткарлаган.
Исерек килеш кабат руль артында йөрү
2022 елның 26 июнендә көндезге сәгать 2ләр тирәсендә  гр-ка Ф., исерек хәлдә, Ленино авылының Совет урамында ВАЗ-21102 а/м белән идарә иткән. Ул элек  а/м белән исерек хәлдә идарә иткән өчен адм.җаваплылыкка тартылган иде инде, ә хәзер җинаять эше кузгатылган. 
Руль артында - исерек
ЮХИДИ хезмәткәрләре 33 машина йөртүчене юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен адм.җаваплылыкка тарткан, шуларның берсе - Черемухово Бистәсеннән гр. Х., ул а/м белән исерек килеш идарә иткән. Аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.


Нет комментариев