Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыллар кечкенә – проблемалар зур

22 августта Новопоселенная Лебедка авылы клубында гражданнар җыены булып үтте. Анда Красный Октябрь АҖ башлыгы әлеге авыл территориясендә беренче ярты еллыкта эшләнгән эшләр турында отчет тотты.

Җыен РФ Дәүләт әләме көненә багышланган бәйрәм концертыннан башланды. Авыл халкы каршында район МЙ артистлары чыгыш ясады. Кечкенә авылларда Любовь Коновалова, Ләйсән Шәйхетдинова, күпчелек яңачишмәлеләр яратып өлгергән яшь җырчы Линар Хәлиуллин кебек башкаручылар әлләни еш булмый һәм шуңа да тамашачылар аларны тагы да җылырак каршыладылар, аларга кушылып җырладылар һәм алкышларга күмделәр.
АҖ башлыгы Андрей Нестеров үз чыгышын үткән җыенда үзләре тарафыннан куелган бурычлардан башлады. Һәм төп бурыч авылдагы юлга вак таш җәю һәм су белән тәэмин итүне яхшырту иде.
- Бүгенгесе көндә шул юлның 4 км., шулай ук авылдагы юлның 305 метрына вак таш түшәлгән, юлларны төзекләндерү буенча эшләр аны тулысынча төгәлләүгә чаклы дәвам итәчәк, - диде АҖ башлыгы. Су белән тәэмин итү дә яхшыра: торбалар алыштырылган (өлешчә), яңа насос куелган, суэтем башняны камилләштерү һәм булган башка проблемаларны хәл итү эшләре әле алга таба да башкарылачак.
Укучыларның әти- әниләреннән АҖ башлыгына яңа күрсәтмә керде. Алар балаларны Красный Октябрь мәктәбенә имин йөртүне (ышанычлы транспорт кирәк) һәм балаларны дәрестән тыш мәктәп консультацияләренә илтүне тәэмин итүне сорадылар.
Хәзер юлның иң начар җирләре тигезләнгәч, ул теләсә кайчан үтеп йөрерлек булган, димәк имин дә булачак. Мәктәп автобусына килгәндә, бу мәсьәләне авыл җыенында катнашкан Вячеслав Козлов хәл итәргә вәгъдә бирде.
Ул шулай ук, Виктор Козлов авылдан ерак түгел ферма төзегәч, авыл халкына эш булды, басуларын киңәйткәч, тагын 8 - 10 кешегә эш урыны булачак, ә бу авыл халкы өчен мөһим, дип билгеләп үтте. КФХ башлыгы Виктор Козловка район хакимиятеннән Рәхмәт хаты тапшырды. Андрей Нестеров исә Н.П. Лебедка авылы кешесе Игорь Быковның су белән тәэмин итү - ремонтлау эшләрендә актив һәм нәтиҗәле хезмәтен билгеләп үтте һәм аңа да Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская авыл халкы белән аралашты. Ул тормышның һәм ихтыяҗларның үзгәрүен искәрде. Шунлыктан авыл җирендә тормыш дәрәҗәсен яхшырту тәкъдимнәре белән шуңа вәкаләтле кешеләргә - АҖ башлыкларына, җирле һәм район хакимияте вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев