Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык
Бер ел эчендә иске мәчет урынында яңа матур мәчет төзелде.
Яңачишмәлеләрнең шатлыгын уртаклашу һәм яңа мәчет белән танышу өчен республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, учреждение җитәкчеләре, руханилар, мәхәллә кешеләре, иганәчеләр һәм төзелеш меценатлары җыелды.
Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов, Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский, «Шешмаойл» ИК ҖЧҖ генераль директоры ярдәмчесе Вячеслав Козлов, якташыбыз, эшмәкәр Нәсыйх Мортазин һәм башкалар бар иде.
Яңа Чишмәдә мәчет 1998 елда төзелгән, аннары янкорма һәм уку сыйныфы булдырылган. Әмма 27 ел узгач, бина тамырдан реконструкция һәм киңәйтүне таләп итте. Район җитәкчелеге һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, шулай ук авыл халкы белән киңәшләшкәннән соң, иске бина урынында намаз залы мәйданы арттырылган яңа бина төзү турында карар кабул ителде.
Һәм менә бер елдан бераз гына артыграк вакыт үткәч, яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Ул мәһабәт кыяфәте белән диндәшләрне чакырып тора - иркен (230-250 кешегә исәпләнгән), якты һәм матур намаз залы, үзенчәлекле итеп эшләнгән икенче кат, нәфис люстралар белән матур гөмбәз, йомшак келәмнәр, матур һәм зур тәрәзәләрдә матур пәрдәләр һ.б. Мәчеттә шулай ук ирләр тәһарәтханәсе, чишенү бүлмәсе, уку сыйныфлары җиһазландырылган. Интерьерда һәм эчке бизәлештә төсләрнең матур ярашуы күренеп тора.
Мәчетнең әйләнә-тирәсенә таш түшәлгән, яктырткычлар куелган, парковка һәм асфальт юллар ясалган, территория төзекләндерелгән, шулай ук балалар мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла.
Тантаналы чара Коръән аятьләрен укудан башланды, аннары җыелганнарны Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады. «922 елның нәкъ менә шушы көнендә Идел буе Болгарында рәсми рәвештә ислам кабул ителүе аеруча символик мәгънәгә ия», - дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие. Ул вәгазь укыды, Аллаһ йорты төзелешенә үз өлешләрен керткән барлык кешегә рәхмәт белдерде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медален район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховка, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы медальләрен – яңачишмәлеләр арасында төп меценат, эшмәкәр Ришат Билаловка һәм мәчетнең хуҗалык мөдире Харрас Гыйльметдиновка тапшырды.
Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Егор Тарнавский тантанада катнашучыларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады һәм мәчет төзелешендә хезмәт куйган, үзләреннән саллы өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде һәм Илгиз Әхмәтов, Рәфис Вәлирахманов, Сергей Лосев, Шәүкәт Сабиров, Рафаэль Гыйззәтуллин, Фәнил Саматов белән Раил Фәгыйзовка Рәхмәт хатлары тапшырды.. «Мәчет төзелешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм һәм ул озак еллар дәвамында барлык дин тотучылар өчен рухи үсеш һәм бердәмлек урыны булыр дип ышанам», - дип ассызыклады ул.
Мәчет имамы Раил хәзрәт Фәгыйзов шулай ук барлык иганәчеләргә һәм меценатларга төзелештә зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, бик күп яңачишмәлеләрнең аны төзүдә ярдәм итүләрен, территорияләрне җыештыруга һәм чистартуга даими йөрүләрен билгеләп үтте һәм барысын да мәчеткә Аллаһ йортына намазга йөрергә чакырды. Аннары төзелеш иганәчеләре ТР Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев һәм Рифнур Сөләймановка, Вячеслав Козлов, Егор Тарнавский һәм Нәсыйх Мортазинга район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Җыелганнарны шулай ук Яңа Чишмә районы благочинные, иерей Симеон Камаев котлады.
Мәчетне ачу тантанасы тәмамлангач, мәхәллә кешеләре намаз залында республика мөфтие җитәкчелегендә өйлә намазы укыдылар һәм мәчет ашханәсендә тәмле төшке аш белән сыйландылар.
Мәчетнең яңалыгы, матурлыгы гына түгел, аның намаз әһелләре белән тулы булуы да кыйммәт. Мәчетнең бөтен күрке – халык. Моңа кадәр дә яңачишмәлеләр яратып йөргән гыйбадәт йорты тагын да күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән бергәлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен үтәсеннәр иде, Яңа Чишмә күгендә азан тавышы яңгырап торсын, илдә тынычлык һәм татулык булсын. Мәчет ачканда яңгыраган әлеге сүзләр һәрбарчабызның күңеленә үтеп керсен һәм балаларыбыз-оныкларыбызга тәүфыйк биреп, хак юлда булып яшәргә насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев